Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

ТР мәгариф министры Тукай районы педагогларына җитди таләпләр куя.

Балалар саны сиксәннән ким мәктәпләрнең язмышы аерым каралачак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясеннән соң матбугат чараларында таралган хәбәр - балалар саны сиксәннән ким булган мәктәпләрдә кыскартулар булу ихтималы күңелләргә шом салды. Мәктәбе бетсә - авылы бетә, бу һәммәбезгә мәгълүм. Шуңа күрә әлеге хәлне ачыклау өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары...

Балалар саны сиксәннән ким мәктәпләрнең язмышы аерым каралачак

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясеннән соң матбугат чараларында таралган хәбәр - балалар саны сиксәннән ким булган мәктәпләрдә кыскартулар булу ихтималы күңелләргә шом салды. Мәктәбе бетсә - авылы бетә, бу һәммәбезгә мәгълүм. Шуңа күрә әлеге хәлне ачыклау өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның үзеннән ишетү бик мөһим иде. 19 февральдә район хакимиятендә узган район Советының XXXV утырышында Энгель Нәвап улы мәгариф тармагының бүгенге торышына тәфсилле анализ ясады, проблемаларны, алда торган бурычларны ачыктан-ачык бәян итте.

- Балалар саны сиксәннән ким мәктәпләрнең язмышы аерым каралачак, - диде ул. Район активына аңлатканда да, үзе янына килеп сөйләшкәндә дә, ул бу мәсьәләгә бик сак караячаклары турында әйтте. Җирле хакимият белән демографик хәлне бөртекләп өйрәнеп, барлык мөмкинлекләрне барлап, киңәшләшеп хәл ителәчәк бу мәсьәлә. Матди-техник базасы ныклы, сыйфатлы белем бирү шартлары тудырылган база мәктәпләре булдыру күздә тотыла.

Ә белем бирү сыйфатына килгәндә министр мәгариф хезмәткәрләре, укытучыдан алып район мәгариф бүлеге башлыгына кадәр, бик җитди таләпләр куя. Бүгенге көндә бу эшнең торышыннан канәгать булмавын ачыктан-ачык әйтте. «Укытучыларның хезмәт хаклары сизелерлек артуга карамастан, белем бирү сыйфаты яхшырмады», - диде ул. Район мәгариф бүлекләрендә укытучыларны өйрәтерлек, югары хәзерлек таләп итәрлек кадрлар җитми. Бу биредәге хезмәт хакларының түбәнлеге, «За выслугу» өчен өстәмә түләүләрнең булмавы белән бәйле. Мәктәп директорларының кадрларны үстерү белән шөгыльләнүе сизелми, хикмәт шунда - аларның хезмәт хакы нәтиҗәгә түгел, укытучыларның стажына бәйле. Күренгәнчә, тармакның үсеше кадрлар белән эшләүне оештыруның ничек куелышына карый.

Реклама

Киләчәктә телләр өйрәнүгә, укучыга һөнәр сайлауда юнәлеш бирүгә җитди игътибар ителәчәк, диде министр. Соңгы елларда балаларның күпчелеге тугызынчы сыйныфтан соң, һөнәри уку йортларына китә. Шуңа күрә республикада ресурс үзәкләре ачыла. Бүгенге көндә шундый үзәкләрнең берсе Сарманда эшли. Ул авыл хуҗалыгы кадрлары әзерли. Республикада тагын шундый 9 үзәк ачылачак.

Министр куанычлы хәбәр җиткерде: республикада балалар бакчаларын ремонтлау буенча программа эшли башлаячак. Районыбызда Сосновый Бор поселогында балалар бакчасы төзелешенә нигез салынды. Бу төзелеш Энгель Нәвап улының ярдәме белән башланды. Утырышта министрга бу уңайдан рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Районда халык саны арта. Оешмаларда кыскартулар, күпләп эштән җибәрүләр юк

Авыл районнары өчен халык саны кимү гадәти күренеш булса, Тукай районында соңгы 7 елда халык саны 2 меңгә арткан. Бу турыда үзенең хисап чыгышында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев җиткерде. Һәр тармакка аерым тукталып, узган ел нәтиҗәләрен уңай бәяләде (район башлыгының отчетын газетабызның 13 февраль санында бастырдык), 2015 елга бурычлар билгеләде. Утырышта район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев мәгариф тармагының торышы белән таныштырды, Борды авыл җирлеге башлыгы, законлылык, җәмәгать тәртибе, милли мәсьәләләр һәм куркынычсызлык буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделманованың чыгышы тыңланды.

Көн тәртибендәге икенче сорау - Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе турында ТР икътисад министрлыгының фаразлау һәм стратегик үсеш идарәсе башлыгы Олег Пелегин чыгыш ясады. Утырышта 45 депутатның 42се катнашты. Каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X