Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар 200 мең сумлык премиягә дәгъва итәләр

Район хакимиятенең утырышлар залында «Елның иң яхшы укытучысы» конкурсында катнашучыларны тыңлау узды. Әлеге исемгә дәгъва кылучы мөгаллимнәр үз эшчәнлекләрен презентация рәвешендә тәкъдим итте.

Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр арасында: Круглое Поле урта мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Надежда Гуфранова, шул ук мәктәпнең информатика укытучысы Маргарита Попова, Мәләкәстән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Умнова, Күзкәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Кашапова, шул ук мәктәптән математика укытучысы Резидә Мингалимова, Теләнче Тамак мәктәбенең рәсем сәнгате, технология укытучысы Алсу Лотфуллина.
Укытучыларның һәрберсе ирешелгән уңышлары, укучылары турында сөйләде. Республикакүләм конкурсларда гына түгел, федераль, халыкара бәйгеләрдә дә катнашуларын әйттеләр. Мөгаллимнәрнең кайберләре төрле түгәрәкләр дә алып бара.
Мәләкәстән Лилия Умнова үзе турында татар телендә сөйләде.
- Без, укытучылар, мәгълүматның күпчелеген үзлектән туплыйбыз. Дәресләребездә анализ, чагыштыру кебек алымнар яратып кулланабыз, балалар белән логик фикер йөртергә өйрәнәбез. Үзем дә, укучыларым да даими рәвештә төрле фәнни конференцияләрдә катнашып киләбез, язган мәкалә-язмаларыбыз фәнни-популяр журнал-газеталарда басылып чыга, - дип сөйләде Лилия Ивановна залда җыелганнарга.
Гомумән әйткәндә, һәрбер чыгыш үзенчәлекле булды. Мөгаллимнәр презентацияләрен диаграммалар, инфографикалар, рәсемнәр, саннар, фактлар белән баеткан. Шуңа да чыгышлары бик кызыклы булды.
- «Елның иң яхшы укытучысы» конкурсы катнашучыларының портфолиолары 9 апрельгә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәреләчәк. Анда һәрбер эш техник экспертиза үтәчәк. Катнашучылар арасыннан 27 мөгаллим генә «Елның иң яхшы укытучысы» исеменә лаек булып, федераль бюджеттан алар 200 000 сумлык акчалата премиягә лаек булачак. Кайбер укытучыларны исә республика да бүләкли. Былтыр әлеге мәртәбәле исемгә Комсомолец поселогы мәктәбенең математика укытучысы Дилүзә Ганиева лаек булган иде. Ә быелгы конкурсның нәтиҗәләре май-июнь айларында билгеле булачак, - диде район укыту-методик чаралар белән тәэмин итү бүлеге методисты Әлфинур Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф