Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар каникулларны ничек уздырырга җыена (сораштыру)

Иртәгәдән укучыларның каникуллары башлана. Бу озын дәресләр, сыйныфка чакыручы кыңгырау тавышы, тәлапчән укытучы һәм кич буена өй эше әзерләү бер атнага гына булса да онытылып торачак дигән сүз. Укучыларның алдагы 7 көнне ничек үткәрәчәген аларның үзләреннән һәм әти-әниләреннән сорадык. Укучылар Данис Шакиров, 6 нчы сыйныф укучысы: «Мин шәһәрдә калам. Рәхәтләнеп...

Иртәгәдән укучыларның каникуллары башлана. Бу озын дәресләр, сыйныфка чакыручы кыңгырау тавышы, тәлапчән укытучы һәм кич буена өй эше әзерләү бер атнага гына булса да онытылып торачак дигән сүз. Укучыларның алдагы 7 көнне ничек үткәрәчәген аларның үзләреннән һәм әти-әниләреннән сорадык.

Укучылар

Данис Шакиров, 6 нчы сыйныф укучысы: «Мин шәһәрдә калам. Рәхәтләнеп компьютерда уйнарга, дусларым белән урамда йөрергә җыенам».

Алия Мәликова, 3 нче сыйныф укучысы: «Сеңлем белән икебезне әти иртәгә кич белән авылга алып кайта. Бабайларда кунакта булабыз».

Данияр Әхмәтшин, 8 нче сыйныф укучысы: «Мин Чаллыда калам. Әтигә фатирда ремонт ясарга ярдәм итәчәкмен».

Никита Васильев, 2 нче сыйныф укучысы: «Я буду ходить в бассейн. Нам еще задали прочитать рассказы. Еще с одноклассниками на улице буду гулять».

Артур Осипов, 7 нче сыйныф укучысы: «Для начала планирую выспаться. А вообще буду ходить к репетитору по русскому языку. Нужно исправлять оценки».

Реклама

Ралия Әхмәтова, 11 нче сыйныф укучысы: «Экзаменнарга әзерләнәчәкмен. Буш вакыт күп бит. Кечкенә энем бар. Аны балалар бакчасыннан барып алырга да миңа куштылар».

Әти-әниләр

Гөлнара Гатина: «Улым бишенче сыйныфта укый. Ике туган абыйсы белән икесен авылга әбисе белән бабасына кайтарып килдек. Анда саф һавада ял итәрләр».

Алсу Җиһаншина: «Безнең ике кыз. Олысы җиденче сыйныфта укый, кечкенәсе - дүртенчедә. Икесе дә шәһәрдә кала. Мәктәпкә төрле чаралар оештырыла бит. Шунда йөриләр инде. Бер генә атна бит яллары. Еракка китеп булмый».

Анатолий һәм Римма Филочкиннар: «У нас бабушка и дедушка далеко - в Новосибирске. Поэтому дочка останется с нами. У нее подружек много, скучать не будут. Обязательно ее куда-нибудь сводим. Можно в кино или еще куда-нибудь».

Ә сезнең балаларыгыз ялларны ничек үткәрәчәк?

Тукай районы мәктәпләре укучыларга файдалы һәм күңелле ял тәкъдим итә. Каникуллар вакытында мәктәпләрдә кызыклы чаралар оештырыла. Шулай ук балаларны алдагы олимпиадаларга әзерләү буенча махсус лагерь эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X