Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районының тарих укытучылары язучылар белән очрашты

26 февраль көнне Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булды. Анда мәгариф мәсьәләләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары , мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев та катнашты. Педагоглар игътибарына Фәнүзә Хуҗина 11 сыйныфта җәмгыять белеменнән БДИга әзерлек буенча ачык дәрес...

26 февраль көнне Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булды. Анда мәгариф мәсьәләләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары , мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев та катнашты.

Педагоглар игътибарына Фәнүзә Хуҗина 11 сыйныфта җәмгыять белеменнән БДИга әзерлек буенча ачык дәрес тәкъдим итте.

Аннары семинарда катнашучылар "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, язучы, публицист Рабит Батулла, Казан федераль университеты галиме, танылган язучы Аяз Гыйләҗевның улы - Искәндәр Гыйләҗев белән очрашты.

Реклама

Казан кунаклары тарих укытучылары игътибарына татар халкының тарихы, үз иҗатлары турында кызыклы мәгьлүматләр әзерләгән иде. Бу темаларга кагылышлы сорауларга дөрес җавап бирүче укытучыларга Рабит Батулла үзе язган китабын һәм Коръән бүләк итте.

Мәктәп укучылары һәм "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль программа белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X