Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районының Кнәз авылы мәктәбендә “ Язгы Мәрхәмәт Атнасы” уза (фото)

Татарстанда " Язгы Мәрхәмәт Атнасы" дип аталган хәйрия акциясе үтә. Бу чара кысаларында Кнәз авылы мәктәбендә балалар көн саен оешкан рәвештә мәрхәмәтле гамәлләр кыла - әйтик, өйдән камыр ашлары пешереп алып килеп, хәйрия ярминкәсе уздырганнар, ә җыелган акчаны алар матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә тапшыра. Кичә программада сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны...

Татарстанда " Язгы Мәрхәмәт Атнасы" дип аталган хәйрия акциясе үтә. Бу чара кысаларында Кнәз авылы мәктәбендә балалар көн саен оешкан рәвештә мәрхәмәтле гамәлләр кыла - әйтик, өйдән камыр ашлары пешереп алып килеп, хәйрия ярминкәсе уздырганнар, ә җыелган акчаны алар матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә тапшыра. Кичә программада сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны җәлеп итү максатыннан иртәнге зарядка ясаганнар. Бүгенге планда - ярминкәдән тыш, "Кочакла мине" дип аталган флешмоб үткәрү. Иртәгә бүлмә гөлләренән күргәзмә, соңрак "Чиста тәрәзәләр" акциясе һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл тирәсен чистарту, музейга бару, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсем һәм кул эшләре күргәзмәсе каралган, дип хәбәр итә Кнәз авылы урта мәктәбе директоры Люция Сәләхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев