Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районының балалар бакчалары сафта йөрүдә ярышты (фото)

27 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хәрби җырлар башкарып, сафта йөрүдә ярышты. Сайлап алу турында 18 балалар бакчасы катнашып, финалга 11е чыкты. Бәйге барышында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сафта йөри, отрядтагыларга боерык бирә, командирга честь бирә белүләрен күрсәтте. Әлеге чарага кунакка район ветераннар советы...

27 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хәрби җырлар башкарып, сафта йөрүдә ярышты. Сайлап алу турында 18 балалар бакчасы катнашып, финалга 11е чыкты.

Бәйге барышында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сафта йөри, отрядтагыларга боерык бирә, командирга честь бирә белүләрен күрсәтте.

Әлеге чарага кунакка район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина, Кнәз авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Александр Волков, инвалидлар Советы рәисе Николай Самойлов, Кнәз урта мәктәбе директоры Люция Сәләхова чакырылган иде.

Бар оешмалар да әлеге чарага бик җитди әзерлекле килгән иде.

1 урын - "Березка" балалар бакчасы

2 урын - "Колосок" балалар бакчасы

3 урын - "Голубой вагон" балалар бакчасы

Ярышка әзерлек һәм аны үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен балаларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез, дип хәбәр итә мәктәптән тыш эш үзәге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев