Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәҗрибәле остаз

Бүгенге язмабызда һәр кеше күңеленә юл таба белүче педагог, талантлы оештыручы, тәҗрибәле остаз Нәсимә Барый кызы Ризатдинова турында сөйлисебез килә. Хезмәттәшебез бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Май кояшы бар җиһанга алтынсу нурларын чәчкәндә, алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелгәндә Биклән авылында Барый ага белән Зөһрә апа гаиләсендә беренче бала булып...

Алабуга педагогия институтының чит телләр бүлеген тәмамлап, хезмәт юлын Зәй районы Бигеш авылында башлый яшь мөгаллимә. Эшенә чын күңеленнән бирелеп, авырлыкларны җиңеп, каршылыкларны үтеп, үзенә хезмәт тәҗрибәсе туплый Нәсимә Барыевна.

Хезмәт юлын Яңа поселогында дәвам итә ул. Үзенә тиң ярын табып, хезмәт укытучысы Гаяз Нурулла улы белән ике бала - ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.

Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый шул. Нәсимә ханыма да катлаулы сынаулар аша үтәргә туры килә. Тормыш иптәшен югалтканнан соң, Нәсимә Барыевнага хезмәте яшәү мәгънәсенә, дәрт-дәрман чыганагына әйләнә. Балаларны яратуы, үз эшенә тугрылыклы булуы кыенлыкларны җиңеп, алга барырга көч бирә. Хезмәт юлының соңгы ун елында Нәсимә Барыевна кызы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Уку-укыту бүлеге мөдире буларак һәркемне игътибар белән тыңлар, саллы киңәшен бирер, каршылыкларга юл калдырмас җитәкче ул. Әдәп, тәрбия һәм белем бирү үзе бер бәхет, ди мөгаллимә. Балаларны изгелекне явызлыктан, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүе белән горурлана ул. Туры сүзле, таләпчән, кешелекле булуы, җаваплы эшенең нечкәлекләрен белеп башкаруы белән Нәсимә ханым күпләргә үрнәк.

Мәгариф өлкәсендә бердәм дәүләт имтиханнары бирү алга килеп баскач, Нәсимә Бариевна БДИ комиссиясе рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Таләпчәнлеге, төгәллеге аңа тикшерүләр вакытында кимчелекләргә юл куймаска, имтихан алуны югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итә.

Әниләренең катлаулы, шул ук вакытта игътибарга лаеклы хезмәтен күреп үскән ике баласы да укытучы һөнәрен сайлыйлар. Бүген алар улы Илдар һәм килене Айгөл (чит телләр укытучысы) белән бер коллективта эшлиләр. Гаиләнең гомуми мөгаллимлек стажы бүген 70 елга тула.

Гомер бәйрәме уңаеннан бүген Нәсимә Барыевнага иң изге теләкләребезне җиткерәсе килә. Игелекле, тырыш, сабыр холыклы, мәрхәмәтле булдыгыз, киләчәктә дә бу сыйфатларыгыз югалмасын. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы юлдаш булсын, балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: педагог тђќрибђле остаз