Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда “IT-чемпион” III республика конкурсы старт алды

Конкурс "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләрендә үткәрелә Татарстан укучылары арасында "IT-чемпион" III республика конкурсы старт алды. "Татар-информ"МА хәбәр итүенчә, соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, "Иң актив мәктәп" номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан. ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов...

Конкурс "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләрендә үткәрелә
Татарстан укучылары арасында "IT-чемпион" III республика конкурсы старт алды. "Татар-информ"МА хәбәр итүенчә, соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, "Иң актив мәктәп" номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп узганча, 2 елда конкурс ярдәмендә 450 меңнән артык татарстанлы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында үзләренең шәхси кабинетларын булдырган. "IT-чемпион" конкурсы эшли башлаган 2013 елның мартында барлыгы 325 мең шәхси кабинет теркәлгән булса, хәзерге вакытта аларның саны 1,26 млн-га җиткән. Министр сүзләренә караганда, түләүләр саны да шактый арткан. Былтыр татарстанлылырга 32,7 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Агымдагы ел азагына бу сан 40 млн. ны тәшкил итәр дип фаразлана. Ике ел эчендә бәйгенең приз фонды 33,4 млн сум тәшкил иткән. Җиңүчеләр 474 данә Ipad һәм Ipad mini, 306 ноутбук, 51 интерактив комплект, 3 мобиль класс, Диснейлендка 2 юллама һәм 4 меңнән артык башка истәлекле призлар белән бүләкләнгән.
Андрей Поминов исә "IT-чемпион" конкурсының быелгы үзенчәлекләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, конкурс быел да, узган еллардагыча, "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләрендә үткәрелә. "Иң актив укучы" номинациясенең беренче этабы 18 марттан 31 июльгәчә, икенче этабы исә 1 августтан 30 ноябрьгәчә уздырыла. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәрбер муниципаль районда 3әр укучы планшетлы компьюетер белән бүләкләнәчәк. "Иң актив мәктәп" номинациясе 18 марттан 30 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Аның буенча нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак. Татарстанның һәр муниципаль берәмлегендәге 1 мәктәп җиңүче дип табылачак. "Бу номинациядә җиңүчеләрне билгеләү өчен, мәктәпләрдәге балалар санының төрле булуын исәпкә алып, һәр мәктәп буенча балалар җыйган гомуми баллар кушыла һәм мәктәптә укучы балаларның гомуми санына бүленә. Шул рәвешле, уртача күрсәткеч исәпләп чыгарыла һәм муниципаль урта белем бирү йортлары арасында чагыштыру үткәрелә. Җиңүче дип табылган мәктәп интерактив комплект белән бүләкләнәчәк", - дип тәгаенләде Андрей Поминов. Аның сүзләренә караганда, былтыр Татарстан мәктәпләре әлеге номинациядә бик актив катнашкан.
Өлкәннәр укучының "Татарстан республикасында электрон мәгариф" системасындагы логины сакланган шәхси кабинетлары аша электрон түләү башкарган очракта, балага уртача 5 балл бирелә. Быел конкурста катнашучыларга балл бирү системасы үзгәрәк булачак. Андрей Поминов билгеләп узганча, быел "Автоматик түләүләү" сервисы аша башкарылган түләүләргә өстәмә 5 балл биреләчәк. Мәсәлән, әлеге сервис аша "Торак-коммуналь хезмәтләр" өчен түләү башкарылса, укучы 12 баллга, "Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар"ны түләгән өчен исә 10 баллга ия булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X