Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукайлыларны татар теленең, авыл мәктәпләренең киләчәге борчый

Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен дә татар теленнән дә кадерле, аһәңле тел юк сыман. Туган тел! Колакка ятышлы, ерак гасырлардан килгән ата-бабаларыбызның теле ул. Районыбызга мәгариф министры Энгель Нәвап улы килеп киткәч, тагын бер тапкыр уйга калдым. Мәктәпләрдә укучылар саны аз дип, аларны кыскарта башласалар, укыту татар...

Безнең Күзкәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзилә Фәннүр кызы Авзалова 16 ел эшләү дәверендә балаларны татар халкының мең еллар буена килгән төп мирасы - тел байлыгын саклау өчен зур тырышлыгын куя. Татар телен өйрәнүгә бирелгән өстәмә дәресләрне имтиханнарга, төрле бәйгеләргә, олимпиадаларга әзерләнү өчен файдалана. Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларның район туры узгач, күпләребез соклану катыш көнләшеп тә куйды. Нәзилә Фәннүровнаның җиде укучысы җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә иде. Татар әдәбиятыннан VII сыйныфтан Данияр Хафизов, IX сыйныфтан Эльмира Салихова, X сыйныфтан Диана Мусина, XI сыйныфтан Ләйсән Вәлиева, татар теленнән IX сыйныфтан Чулпан Зыятдинова, X сыйныфтан Айсылу Гыйльфанова, XI сыйныфтан Салават Шәрипов районда җиңүчеләр рәтендә иде. Сайлап алу этабын үтеп, Ләйсән, Айсылу һәм Диана, районыбыз данын яклап, февраль аенда республика олимпиадасында катнашу хокукы алдылар. Барыбызны да сөендереп, Ләйсән Вәлиева татар әдәбиятыннан бу олимпиадада призлы урын яулады. Ләйсән узган ел да үзенең көчен татар әдәбиятыннан республикада сынап карады. Җиңүчеләр рәтенә керә алмаса да, уңышлы гына чыгыш ясады. «Икенче елны, районда җиңсәм, бөтен материалны ятлап бетереп, барыбер призлы урынга чыгачакмын», - дип үзенә максат куйды ул. Бу бәйгеләргә әзерлек барышында укучылар калын-калын романнар укып чыктылар, бик күп өстәмә материал белән таныштылар, үзләре өчен бай чыганакларга юлыктылар. Татар теленең нечкәлекләренә төшенделәр. Эзләнүчән, иҗади эшләүче педагог Нәзилә Авзалова укучыларның фәнни-эзләнү эшләренә дә җитәкчелек итә.

- Мондый укучыларыбыз булганда мәктәбебезнең дәрәҗәсе төшмәс. Татар телен авыл мәктәпләре саклап калачагына ышанам, - ди Нәзилә Фәннүровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф татар теле