Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Соңгы кыңгырау чыңлады...

Узган җомгада районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Сәмәкәй тугызъеллык мәктәбен тәмамлаучы укучылар да яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын алды. Әлеге бәйрәмнән алган кичерешләр алдагы репортажда.

Соңгы звонок, соңгы чыңлау. Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән! Сәмәкәй мәктәбенең бәйрәмчә бизәлгән актлар залында да бүген хисләргә бай тантаналы җанлылык. Әти-әниләрнең борчылу катыш дулкынланулы карашлары да, абый-апаларының матур итеп шигырь укуларын тын да алмыйча йотлыгып тыңлаучы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең дә соклану тулы күзләре сәхнә түрендә басып торган 4 укучыга - Алмаз Яппаров, Алинә Минвәлиева, Булат Ситдыйков һәм Илгиз Хәйруллинга төбәлгән. Алар - бүгенге тантананың төп геройлары да, бәйрәмне алып баручылар да. Укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт белән сугарылган җылы котлау сүзләре берсеннән-берсе матур җырлар белән үрелеп бара. Укучыларны котлау өчен сүз 30 ел шушы мәктәп коллективын җитәкләгән талантлы педагог-оештыручы Миргасыйм Галимҗан улы Галимҗановка бирелә.

- Бүген соңгы кыңгырау шушы 4 укучыбыз өчен чыңлады. Без, укытучылар, 9 ел дәвамында бер генә борчу да китермәгән, игелекле, ярдәмчел, кешелекле һәм кечелекле балаларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз. Фән нигезләрен тырышып үзләштергән, мәктәпне 4ле һәм 5ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларыбызга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, һөнәр көллиятләрендә дә мәктәп абруен төшермичә, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә укуларын телибез. Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын, балалар!

Реклама

Сәхнәгә бер-бер артлы укытучылар күтәрелә. Шушы балаларны беренче сыйныфка җитәкләп алып кергән, укырга-язарга өйрәткән беренче укытучы Инзилә Шәмсетдинова, математика серләренә төшендергән Дамира Нәкыйпова, рус теле белгече Венера Ситдыйкова, татар теле укытучысы Гөлүсә Хәнипова, физика укытучысы Зөһрә Ризванова, сыйныф җитәкчесе Зөлфия Хәйруллина, химия-биология укытучысы Ләйсән Сәгыйтова, инглиз теле белгече Рәмилә Вәлиева, информатика укытучысы Илназ Гарифуллин, педагог - оештыручы Гөлсинә Гәрәйшина, география, сәнгать дәресләрен алып баручы, бүгенге чараны оештыручы Әлфира Исхакованың да укучыларына әйтер сүзләре, киңәш-теләкләре бер: "Кайда гына яшәсәгез дә, мәктәп сезнең уңышларыгызга сөенеп, яулаган үрләрегез белән горурланып яшәячәк, без сезгә ышанабыз, балалар!"

Соңгы кыңгырау бәйрәменең соңгы аккордлары. Күзләре яшькә чыланган укытучыларын, әти-әниләрен кочаклап чәчәк бәйләмнәре тапшырганда үзләрнең дә күңелләре мөлдерәп тулган балаларга редакция коллективының да изге теләкләрен җиткерәсе һәм "Туган авылыгыздан киткәч тә күңелегезнең бүгенге матурлыгын югалтмагыз, балалар", - дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соћгы кыћгырау

2
X