Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районындагы "Өстәмә белем бирү педагогы" конкурсында Шилнәбаштан Ольга Хлопунова җиңде

Новотроицкое урта мәктәбе базасында «Өстәмә белем бирү педагогы» һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Сания Сәйдәшева әйтүенчә, әлеге бәйге районыбызда беренче тапкыр гына үткәрелә һәм алга таба күркәм традициягә әйләнеп китәчәгенә бернинди дә шик юк.

«Өстәмә белем бирү педагогы» бәйгесендә районыбыз мәктәпләреннән 6 мөгаллим көч сынашты. Алар арасында Алена Мохото (Бәтке), Әлфинә Сәлимова (Боерган), Роза Ананьева (Круглое Поле), Юрий Васильев (Мәләкәс), Чулпан Әхмәтшина (Теләнче Тамак) һәм Ольга Хлопунова (Шилнәбаш) бар иде. Укытучылар ачык дәрес күрсәтеп, жюри хозурына үз эшләрендә куллана торган махсус программаларын һәм «Минем педагогик кредо» дип аталган презентация тәкъдим иттеләр.

Жирәбә буенча беренче бәйгене Шилнәбаш урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Хлопунова ачып җибәрде. Ольга Владимировна I сыйныф укучылары белән инглиз теле дәресен үткәрде. Укучылар Лондон шәһәренә «сәяхәт» кылдылар. Бик мавыктыргыч, кызык килеп чыкты әлеге сәяхәт. Дәрес уен формасында корылган иде, балалар рәсемнәр дә ясадылар, табышмаклар да чиштеләр, моннан тыш ерак Лондонның матур традицияләре белән дә таныштылар. Мәләкәс урта мәктәбе укытучысы Юрий Васильев VI сыйныф укучылары белән тарих дәресе үткәрде. Юрий Павлович 1941-1945 еллар турында әңгәмә алып барды. «Җиңүгә юл» дип аталган дәрес барышында мөгаллим укучыларга Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде, бергәләшеп тарих битләрен актардылар.

- Дәрес максаты - балаларда туган якларына, Ватаныбызга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү. Алар ата-бабаларыбызның ил азатлыгы өчен ничек көрәшкәннәрен, Җиңүнең зур корбаннар бәрабәренә яулануын белеп үсәргә тиешләр. Заман геройлары кемнәр дигән сорауга балалар Супермэн, Бетман, Человек-Паук дип түгел, ә безгә Җиңү бүләк иткән Мария Октябрьская, Иван Кожедуб кебек бөек шәхесләрне атарга тиешләр. Безгә шул юнәлеш буенча эшләргә кирәк, - дип сөйләде үзенең чыгышында Мәләкәс мәктәбе укытучысы Юрий Васильев.

Бәтке урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Алена Мохото IX һәм X сыйныф укучылары өчен «Җаваплылык һәм ирекле булу» темасы буенча ачык дәрес үткәрде. Балаларның фикер йөртә белүләре, үзләрен бик җитди тотулары сокландырды. Алар бер дә оялып тормадылар, укытучы Алена Геннадьевна белән тиз арада уртак тел табып, биремнәрне үтәделәр, тулы җаваплар бирделәр. Башка мәктәпләрдән килгән укытучыларның да әзерлекләре сизелеп торды. Алар да бик кызыклы дәресләр күрсәттеләр.

Һәрбер бәйгедә җиңүче билгеләнә. «Өстәмә белем бирү педагогы» бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе итеп Шилнәбаш урта мәктәбе укытучысы Ольга Хлопунова танылды.

- Җиңәрмен дип уйламаган да идем. Үземә конкурсны оештырулары, бер-беребез алдында шулай тәҗрибә уртаклашу бик ошады. Балалар белән тиз арада уртак тел таба алдым. Укучылар белән инглиз сүзләре өйрәндек, кызыклы уеннар уйнадык. Шилнәбаш мәктәбенә килгәндә исә, мин анда атнасына бер тапкыр I сыйныфта укучы балалар белән дәрестән соң калып, өстәмә дәрес алып барам. Сабыйларда тел өйрәнүгә, чит илләрнең традицияләрен, милли уеннарын белергә кирәклеге турында сүз алып барам. Балалар белән бергә инглиз телен өйрәнүдән тыш, шул телдә җырлар җырлыйбыз, мультфильмнар карыйбыз, - дип сөйләде безгә Ольга Владимировна.

Әлеге конкурсның зональ өлеше март аенда Чаллы шәһәрендә узачак. Анда исә Ольга Хлопуновадан тыш, конкурс призеры Мәләкәс урта мәктәбенең тарих укытучысы Юрий Васильев та катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф