Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәләтле мәктәп укучыларына стипендия түлиячәкләр.

Тырышып уку акчалата бүләкләнергә тиеш - Дәүләт Думасы депутатлары балачактан дәүләт ярдәмен тоеп үссен өчен сәләтле мәктәп укучыларына стипендия түләргә тәкъдим итә. КПРФның юридик хезмәт башлыгы Вадим Соловьев шундый башлангыч белән чыкты, ул тиешле закон проектын әзерли. Депутат "Россиядә мәгариф турында"гы Федераль законның 36нчы "Стипендия һәм башка акчалата түләүләр" маддәсенә...

Тырышып уку акчалата бүләкләнергә тиеш - Дәүләт Думасы депутатлары балачактан дәүләт ярдәмен тоеп үссен өчен сәләтле мәктәп укучыларына стипендия түләргә тәкъдим итә. КПРФның юридик хезмәт башлыгы Вадим Соловьев шундый башлангыч белән чыкты, ул тиешле закон проектын әзерли.
Депутат "Россиядә мәгариф турында"гы Федераль законның 36нчы "Стипендия һәм башка акчалата түләүләр" маддәсенә һәм 7нче "Гомуми мәгариф"бүлегенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә, дип яза "Известия" газетасы.
Президент Владимир Путин мондый балаларга, югары уку йортына укырга кергәч, ай саен 20 шәр мең биш мең грант түләргә тәкъдим иткән иде.
Депутат Соловьев балаларның мәктәпне тәмамлавын көтмәскә, ә стипендияне 7-11нче сыйныфларда укучыларга түләргә тәкъдим итә. Стипендиатлар мәгариф һәм фән министрлыгының конкурс системасы буенча сайлап алыначак, сайлау механизмын белем бирү идарә тармагы хәл итә. Стипендия күләмен билгеләү өчен югары уку йортының 4ле 5ле гә укыган 1нче, 2нче курс студентлары стипендиясе алыначак - ул 6307 сум тәшкил итә.
Шунысын да әйтергә кирәк, Россия укучылары өчен грант, стипендия һәм бүләкләр хәзерге көндә дә бар, тик балалар аларны, күбесенчә, чит ил югары уку йортларында укытыр өчен сәләтле яшьләр эзләү белән мәшгүль Европа һәм Америка фондлары, оешмаларыннан ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X