Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россиянең югары уку йортларында бюджет урыннары 16% ка артачак

Быел РФ фән һәм мәгариф Министрлыгы югары уку йортларындагы бюджет урыннарын 16 процентка арттырачак - 2014 елдагы 484,9 мең кеше урынына 576 мең кеше түләүсез укы й алачак. Чөнки, "Известия" хәбәр итүенчә, быел абитуриентлар саны артуы көтелә. - Нәкъ менә 2015 елның язында югары уку йортларын белгеч дәрәҗәсендәге иң күп...

Быел РФ фән һәм мәгариф Министрлыгы югары уку йортларындагы бюджет урыннарын 16 процентка арттырачак - 2014 елдагы 484,9 мең кеше урынына 576 мең кеше түләүсез укы й алачак. Чөнки, "Известия" хәбәр итүенчә, быел абитуриентлар саны артуы көтелә.
- Нәкъ менә 2015 елның язында югары уку йортларын белгеч дәрәҗәсендәге иң күп студентлар тәмамлый - 2011 елга кадәр бу иң күп сайланылган әзерлек дәрәҗәсе иде. 2010 елда ул дәрәҗәне абитуриентларның иң күп өлеше сайлады һәм алар быел укуны тәмамлый. 2011 елда күпчелек бакалавриатны сайлады, шуңа күрә 4 елдан соң, анда да күпләп чыгарылыш көтелә. Шулай итеп, 2015 елда көтелгән күләмле чыгарылышны һәм РФ һәр 10 мең гражданына югары уку йортларында 800 бюджет урыны каралган "РФ мәгариф турында"гы федераль законны исәпкә алып, түлүсез урыннарга кабул итү артачак, - дип хәбәр итәләр фән һәм мәгариф Министрлыгы вәкилләре.
РФ фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов белдерүенчә, 2015 елны мәгарифкә чыгымнар артачак һәм 3,3 трлн сумнан артык сумманы тәшкил итәчәк
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X