Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

РФ фән һәм мәгариф министрлыгы институтларда уку өчен бәяне арттыру буенча “кайнар элемтә “ ача

Россиянең фән һәм мәгариф Министрлыгы электрон почта форматында югары уку йортларында уку өчен бәяләрне нигезсез күтәрү турында махсус "кайнар элемтә" ача. Министрлыкның сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге хезмәт фән һәм мәгариф өлкәсендә финанс-бюджет күзәтчелеге Үзәге базасында оештырыла. Шикле ситуацияләр турында электрон почтага (line@stat-mon.ru) хәбәр юлларга ккирәк. Хәбәр эчендә бу хәлне раслаучы...

Россиянең фән һәм мәгариф Министрлыгы электрон почта форматында югары уку йортларында уку өчен бәяләрне нигезсез күтәрү турында махсус "кайнар элемтә" ача. Министрлыкның сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге хезмәт фән һәм мәгариф өлкәсендә финанс-бюджет күзәтчелеге Үзәге базасында оештырыла.
Шикле ситуацияләр турында электрон почтага (line@stat-mon.ru) хәбәр юлларга ккирәк. Хәбәр эчендә бу хәлне раслаучы документларны да күрсәтү зарур(мәсьәлән, белем бирү оешмасының сайтыннан скриншотлар).
Барлык хатлар да РФ фән һәм мәгариф Министрлыгы тарафыннан тикшерелеп, кирәк булган очракта, тиешле чара күрелү өчен РФ мәгариф өлкәсендә күзәтчелек органнарына һәм Прокуратурага юлланачак.
Белешмә өчен:
Югары уку йортларында түләүле хезмәт өчен хисап бары тик сумнарда башкарылырга тиеш. Уку йорты студент белән төзелгән килешүнең бәясен уку чоры дәвамында үзгәртергә тиеш түгел( инфляция дәрәҗәсе үзгәрүне исәпкә алудан тыш ). Бу хакта "РФ белем бирү" федераль законында әйтелгән. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, бер түләүле урын өчен бәя бер бюджетлы студентка бүлеп бирелгән акча нормативына бәйле, нормативта исә бернинди дә үзгәрешләр юк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X