Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район укытучылары дәресләрендә сингапур алымын кулланачак

23-24 октябрьдә Яңа поселогы мәктәбендә Күзкәй мәктәбе укытучылары катнашында тренинг узды. Мөгаллимнәр укытуның өр-яңа алымын өйрәнде һәм тәҗрибә уртаклашты.

Татарстан хөкүмәте мәгариф системасын реформалау буенча чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен актив куллана. Мондый юнәлешләрнең берсе - Сингапур компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган укытучыларга методик ярдәм күрсәтүне үзгәртеп кору проекты бигрәк тә кызыклы. Тик шунысы да бар: заманча матди-техник база, алдынгы технологияләр генә белем бирү системасын яңарта алмый. Моның өчен иң мөһиме - кирәкле күнекмәләргә һәм компетенциягә ия булган педагог шәхесен тәрбияләү зарур. Яңа поселогы мәктәбе базасында Күзкәй мәктәбе укытучылары белән берлектә үткәрелгән өйрәтү тренингы шушы максатларны күздә тотып оештырылган иде. Мондый семинарлар Кнәз, Бәтке, Круглое Поле мәктәпләрендә узган иде инде. Ике көнлек тренинг вакытында укытучылар күптөрле ысуллар белән танышты. Әлеге чараның максаты - укучыларга белем бирү генә түгел, ә алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү. Укучыга интернеттагы мәгълүмат кызыклырак тоела, ул аны үзләштерә. Ә укытучы менә шул мәгълүматларны баланың үзе өчен файдалы булганнарын гына сайлап алуга юнәлеш бирергә тиеш, ягъни укучылар укытучыны тыңлап утырудан укытучының укучыны тыңлавына күчәргә кирәк. Сингапур галимнәре шул ук вакытта безнең укытучыларның хәзерге белем бирү формасыннан читләшүе кирәк дип исәпләми. Бары менә бу программаларны яңача метод белән укучыга кызыклы итеп җиткерү мөмкинлекләре турында сүз бара. Район мәгълүматлар үзәге методистлары - тренерлар С. Дәүләтшина, Э. Вәгыйзова ике көн буена тәфсилләп барлык мөмкинлекләр турында аңлаттылар. Дәреснең беренче 15 минуты үтүгә, үзеннән-үзе шушы эш методына кушылып, кулларның күтәрелүен, төрле хәрәкәтләр аша аңлашуга күчкәнне сизми дә каласың. Сыйныф бүлмәсендә парталар да берсе артына икенчесе куеп, рәт-рәт тезелмәгән. Ә ике парта кара-каршы урнаштырылып, 4 укучының бер командада эшләвенә ирешү максаты куела. Вакыт-вакыт әлеге дүрт кешелек команда башка дүртлек белән дә фикер уртаклаша яки үзенә фикердәш команда белән аралаша. Укытучы да укучыга кызыклы булу өчен барлык потенциалын эшкә җигәргә тиеш була.
Укытучыларга вакыт белән бергә атлау зарур, чөнки заманадан артта калмыйча яңача фикерли белгәндә генә уңышка ирешеп булачак, дип хәбәр итә Яңа поселогы мәктәбе укытучысы Резидә Мәүҗитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф