Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район башлыгы укучыларга тарихтан өй эше бирде

Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күптөрле чаралар уздырыла. Иске Абдул мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында үткән интеллектуаль-патриотик уен - шундыйларның берсе.

Ул «Бөек Ватан сугышы тарихы сәхифәләре» дип аталган иде. Биредә зона этаплары җиңүчеләре - Теләнче Тамак, Кече Шилнә, Комсомолец, Мәләкәс мәктәпләре командалары белемнәрен сынады. Уен командалар белән таныштырудан башланып китте, аннары егетләр-кызлар сорауларга җавап бирде. Бөек Ватан сугышы бәрелешләре каһарманнары - партизаннар, разведчиклар, очучылар турында мәгълүматлар бирделәр. Укучылар районыбыз җирлегеннән чыккан Советлар Союзы Геройлары - Нурмый Шәрипов, Кәлимулла Якупов турында да хәбәрдар булуларын күрсәттеләр. «Сугыш елларында минем авылым» дип аталган дүртенче турда үз җирлекләрендәге сугыш һәм тыл ветераннары турында сөйләделәр. Уенда кем дә булса югалып калса, тамашачылар рәтендә утыручы район мәктәпләре директорлары һәм тарих укытучылары сорауларга җавап биреште, үзләре дә уенчылар роленә кереп гөжләшеп фикер уртаклашып алдылар. Тулаем алганда, уенда катнашучылар яхшы әзерлек күрсәтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча Комсомолец мәктәбе командасы җиңүче дип табылды. Чынлыкта исә, район этабына үткән һәм бу уенда катнашу хокукына ия булган командаларның һәммәсе дә җиңүче иде. Район башлыгы, аларны бүләкләп, тарихны белү һәм өйрәнүнең кирәклеген әйтте, киләсе очрашуга әзерләнеп килү өчен сораулар бирде.

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган интеллектуаль-патриотик уенның икенчесен тиздән, апрель аенда, үткәрергә исәплибез, - диде безгә район мәгариф бүлеге методисты Елена Сергеева. - Беренче тапкыр бу чараны өлкән сыйныфлар белән үткәргән идек. Бу юлы VI-VIII сыйныф укучылары арасында оештырырга ниятлибез. Беренче этабы читтән торып үтәчәк. Җиңүчеләр, бу юлы да, икенче этапта тамашачылар һәм жюри алдында имтихан тотачак. Ә бу бик җитди сынау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф