Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район башлыгы педагогларга рәхмәтен җиткерде

Катлаулы сынау - бердәм дәүләт имтиханнарын район укучылары уңышлы тапшырды, быел моңа кадәр күрелмәгән каты күзәтү кулланылуга карамастан, тугызларның да, унберләрнең дә нәтиҗәләре куандырырлык. Иң мөһиме - аттестатсыз калучылар юк. Мәҗбүри фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Математикадан уртача район күрсәткече 51, 8 балл(республика буенча 48,4), рус теленнән...

Катлаулы сынау - бердәм дәүләт имтиханнарын район укучылары уңышлы тапшырды, быел моңа кадәр күрелмәгән каты күзәтү кулланылуга карамастан, тугызларның да, унберләрнең дә нәтиҗәләре куандырырлык. Иң мөһиме - аттестатсыз калучылар юк. Мәҗбүри фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Математикадан уртача район күрсәткече 51, 8 балл(республика буенча 48,4), рус теленнән 65,8(65,4 балл) булган. Район башлыгы Васил Хаҗиев атналык киңәшмәдә район укытучыларына, педагогик коллективларга балаларны имтиханнарга әзерләүдәге уңышлары өчен рәхмәтен белдерде. Район мәгариф бүлегеннән алынган башлангыч мәгълүматларга караганда, унберенче сыйныфны тәмамлаган 99 егет-кызның 85 проценты югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә җыена. Тугызны бетергән 285 баланың 181е төрле һөнәр училищеларына, колледжларга керергә ниятли, 104 егет-кыз унынчы сыйныфта укырга кала.

(Фото http://www.faktxeber.com сайтыннан алынды).

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X