Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Петушок” балалар бакчасына – 30 ел

Быел, Комсомолец поселогындагы "Петушок" балалар бакчасының оешып, эшли башлауына 30 ел тулды. Әлеге уңайдан балалар бакчасының бүгенге мөдире Надежда Кайфетдинова биредә эшләп киткән элеккеге хезмәткәрләрне, тәрбияләнеп үскән яшьләрне бәйрәм очрашуына җыйды. 1984 елда ачылган, ул вакытларда "КамАЗ" совхозының "7 санлы яселле балалар бакчасы" дип аталаган әлеге балалар бакчасының иң беренче...

Быел, Комсомолец поселогындагы "Петушок" балалар бакчасының оешып, эшли башлауына 30 ел тулды. Әлеге уңайдан балалар бакчасының бүгенге мөдире Надежда Кайфетдинова биредә эшләп киткән элеккеге хезмәткәрләрне, тәрбияләнеп үскән яшьләрне бәйрәм очрашуына җыйды. 1984 елда ачылган, ул вакытларда "КамАЗ" совхозының "7 санлы яселле балалар бакчасы" дип аталаган әлеге балалар бакчасының иң беренче мөдире Валентина Горшкова да бәйрәмгә килгән иде. Ул очрашуга җыелучыларга бакчаның тарихы, беренче коллектив, биредә тәрбияләнеп чыккан балалар турында сөйләп узды.
Балалар бакчасын бәйрәм белән Комсомолец җирлеге башлыгы Ольга Сурова да котлады, җылы сүзләрен әйтте. Бәйрәмдә тәрбиячеләр, балалар көче белән куелган концерт күрсәтелде, аннары кунакларны күңелле аралашу, чәй өстәле көтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев