Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Новотроицкоедагы лагерь сменасы кызыклы презентация белән тәмамланды

Җәйге каникуллар вакытында Новотроицкое авылында спорт-сәламәтләндерү лагере эшләде.

Лагерьны ачу тантанасы мәдәният йортында булды. Балалар чарада актив катнашты: биеделәр дә, җырладылар да, мәктәп тормышыннан кызыклы күренешләр дә күрсәттеләр. Моннан тыш, смена барышында экология һәм тирә-як мохитне саклау елы уңаеннан, төрледән-төрле рейдлар оештырылды. Балаларның күмәк көче белән чишмәләр, сулыклар чистартылды, мәктәп тирәсе чүп-чардан арындырылды. Балалар бик теләп җиләк-җимеш һәм файдалы үләннәр дә җыйды.

Иң истә калганы, мөгаен, Түбән Кама шәһәренең Кызыл чишмә буена экскурсиягә бару булгандыр. Җәйге яллар вакыты башкалабызда уздырылган XXVII җәйге студентлар уены белән тәңгәл килде. Теннис буенча күп тапкырлар район турнирларында җиңү яулаган укучыларыбыз Казанга барып, Универсиада уеннарын карап кайтты, танылган спортчылардан автографлар алу бәхетенә дә ирештеләр.

Реклама

Лагерьның соңгы көнендә "Без күңелле ял иттек" дип аталган кызыклы презентация үткәрелде. Монда балалар игътибарына җәйге яллардан кадрлар тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќђйге ял ќђйге каникуллар ќђйге лагерь каникулы

2
X