Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мусабай Завод мәктәбе укучысы Айгөл Шәйхиева географиядән 91 балл җыйды

Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыручылар бүгеннән башлап рус теле буенча үз эшләренең якынча нәтиҗәләре белән таныша алачаклар. Аны белемнең сыйфатын билгеләү буенча республика үзәге рәсми сайтыннан (Республиканский центр мониторинга качества образования (РЦМКО) http://www.rcmko.org/) «Сервис участника ЕГЭ» бүлегеннән белергә була. Әйтергә кирәк, бердәм дәүләт имтиханында рус теле мәҗбүри фән, аның нәтиҗәсе урта...

Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыручылар бүгеннән башлап рус теле буенча үз эшләренең якынча нәтиҗәләре белән таныша алачаклар. Аны белемнең сыйфатын билгеләү буенча республика үзәге рәсми сайтыннан (Республиканский центр мониторинга качества образования (РЦМКО) http://www.rcmko.org/) «Сервис участника ЕГЭ» бүлегеннән белергә була. Әйтергә кирәк, бердәм дәүләт имтиханында рус теле мәҗбүри фән, аның нәтиҗәсе урта гомуми белем турындагы аттестатка тәэсир итәчәк.

Хәзергә әле география һәм рус әдәбияты фәннәре буенча гына бердәм дәүләт имтиханнарының якынча нәтиҗәләре билгеле. Унберенчеләр бу фәннәрдән сынауны 26 майда тапшырганнар иде. Республика буенча географиядән уртача балл 64,4не, рус әдәбиятыннан 52,8не тәшкил итә.
Безнең районның унберенчеләре арасыннан ике укучы географияне сайлаган иде. Алар имтиханны шәһәргә барып тапшырдылар. Мусабай Завод мәктәбеннән Айгөл Шәйхиева бик югары күрсәткечкә иреште - ул бу фән буенча 91 балл җыйды. Район буенча уртача балл 79 булды. Рус әдәбиятыннан исә Калмаштан бер укучы имтихан тапшырды. Ул республика күрсәткеченнән бераз арттырып, 56 балл җыя алды.
Иртәгә, 11 июньдә, унберенче сыйныфны тәмамлаучылар соңгы бердәм дәүләт имтиханын тапшыра - җәмгыять белеменнән 57 укучы һәм химиядән 8 укучы сынау үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев