Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мин татарча сөйләшәм

Рус мәктәбендә укысак та, татар теленә, татар халкының рухи, әдәби мирасына ихтирам мохитында тәрбияли безне укытучыларыбыз. Бер-беребез белән матур итеп татарча аралашабыз. Саф татар телендә төрле чаралар, очрашулар үткәрәбез. Халыкара телләр бәйрәмен дә укытучыларыбыз белән бергә шундый күңелле итеп оештырдык. Сүзлекләр, плакатлар ясадык. Сыйныфлар арасында татар телен иң яхшы белүче,...

Рус мәктәбендә укысак та, татар теленә, татар халкының рухи, әдәби мирасына ихтирам мохитында тәрбияли безне укытучыларыбыз. Бер-беребез белән матур итеп татарча аралашабыз. Саф татар телендә төрле чаралар, очрашулар үткәрәбез. Халыкара телләр бәйрәмен дә укытучыларыбыз белән бергә шундый күңелле итеп оештырдык. Сүзлекләр, плакатлар ясадык. Сыйныфлар арасында татар телен иң яхшы белүче, иң матур итеп сәнгатьле укучы бәйгеләрендә көч сынаштык. Татарстан тарихы турындагы әңгәмәләрдә тагын бер тапкыр белемнәребезне барладык, балалар бакчасында нәниләр белән төрле уеннар оештырдык, җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Барлык чараларда да татар халык язучысы Гомәр Бәшировның "Телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз - тел дә юк", дигән сүзләре кабат-кабат яңгыраш тапты. Ләкин телне бер генә көндә өйрәнеп булмый. Дистә еллар дәвамында ничә буын рус, татар балалары күңеленә бөек Тукай теленең башка халыкларга да мәгърифәт нуры таратучы бай тарихлы, зыялы тел икәнлеген армый-талмый иңдерүче укытучыларыбыз Фәнил Галимовка һәм Мәдинә Галимовага бик тә рәхмәтле без. Районкүләм татар теле укытучылары семинарында да алар үткәргән ачык дәресләр дә, класстан тыш эшләре дә югары бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар теле акция мђгариф