Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләр өчен әзерләнгән беренче электрон дәреслекләр Россия мәгариф академиясе һәм Россия китап берләшмәсе экспертизасын уза

Экспертизага "Просвещение" нәшриятының 415 электрон дәреслеге тапшырылган "Просвещение" нәшрияты алдына тиз арада 400 төрле электрон дәреслек формалары әзерләү, аларны тикшерү һәм табылган кимчелекләрне бетерү бурычы куелган иде. Электрон дәреслек аңлаешлы һәм файдаланылышта гади булсын өчен барысы да эшләнгән. Мисалга, нәшрият чыгарган электрон дәреслекеләрнең җиңеләйтелгән (база) версиясе өч төп платформада (Android,...

Экспертизага "Просвещение" нәшриятының 415 электрон дәреслеге тапшырылган
"Просвещение" нәшрияты алдына тиз арада 400 төрле электрон дәреслек формалары әзерләү, аларны тикшерү һәм табылган кимчелекләрне бетерү бурычы куелган иде. Электрон дәреслек аңлаешлы һәм файдаланылышта гади булсын өчен барысы да эшләнгән. Мисалга, нәшрият чыгарган электрон дәреслекеләрнең җиңеләйтелгән (база) версиясе өч төп платформада (Android, iOS и Windows Phone) эшли һәм планшетка 30 секунд эчендә урнаштырылырга мөмкин. Моннан тыш, әлеге дәреслекләр мәктәпләрдәге интерактив такталарда эшләү өчен дә күчерелә ала.
Россия мәгариф академиясенә теләсә кайсы 415 дәреслекне урнаштыру мөмкинлегенә ия булган махсус кушымталы планшетлар тапшырылды. Электрон дәреслекләр педагогик һәм иҗтимагый экспертиза аша үткәннән соң, белгеч нәтиҗәсе белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-методик советына биреләчәк, дип яза "Российская газета".
фото http://www.teleport2001.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев