Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучылары арасында фән олимпиадалары дәвам итә

Татарстан Республикасында фәннәр олимпиадалары дәвам итә. Ул 12 гыйнварда башланып, 5 мартка кадәр барачак әле. Республикакүләм олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алучылар арасында районыбыз балалары да бар. Татар теленнән сынау тотып, Казаннан кайткан кызларны мин район хакимияте бинасында очраттым, алар белән бер-ике сүз сөйләшеп алырга да җитештем.

Татар мәктәпләре арасында олимпиадада призлы урынга лаек булган Регина Гаффанова - Мәләкәс авылының IX сыйныфында белем ала.
- Олимпиадага әзерләнгәндә көннәр генә түгел, төннәр буе әзерләнеп чыкты инде. Нәрсәгә тотынса да, аны җиренә җиткереп эшләргә тырыша ул, - диде Регина турында әнисе Лилия Мәгъдәновна.
- Мин үзем мәктәптә укытыла торган бөтен фәннәргә дә хөрмәт белән карыйм. Математиканы исә аеруча яратам дип әйтә алам. Татар теленнән республикабыз үткәргән олимпиадага бару исә - туган илемне, телемне хөрмәт итү йөзеннән туган хис ул. Мине әзерләгән укытучым - Лилия Умновага чиксез рәхмәтләремне белдерәсем килә, - диде Регина. Моннан тыш кыз район буенча күп кенә олимпиадаларда катнашкан икән, алар арасында математика да, рус теле дә бар.
Призлы урыннар алмасалар да, районыбызда яхшы күрсәткечләр яулап алганнар арасында Калмаш кызлары - XI сыйныф укучысы Алсу Исламова (укытучысы Ләйсән Карамова) белән Айсылу Садыйкова да (Гөлнара Борһанова) бар.
Күптән түгел генә газетабыз битләрендә география буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры - Теләнче Тамак авылының XI сыйныф укучысы Илназ Ямалиев турында язып үткән идек. Инде шулай ук районыбыз горурлыгы рәтенә Кече Шилнә авылының VIII сыйныф укучысы Динара Муськинаны да кертергә була. Ул шулай ук бөтен Россия шәһәрләреннән килгән мәктәп укучылары арасында үзен хокук фәненнән сынап карый алды. Тырышлыклары бер дә юкка китмәгән, Динара призер булды. Аның укытучысы - Гүзәл Михайлова.
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә төрле фәннәр буенча олимпиадалар дәвам итә. Укучылар биологиядән, химиядән, тарихтан, инглиз, рус телләреннән, әдәбияттан һ.б. фәннәрдән сынау тотарга өлгергән. Алда мәктәп укучыларын геология, математика (IV-VII сыйныф укучылары арасында), татар теле (рус мәктәпләре арасында), рус телләреннән (татар мәктәпләре арасында) олимпиадалар көтә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф олимпиада

2
X