Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләренең күчмә семинары узды

24 сентябрьдә районның мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук район мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәкләре хезмәткәрләренең район семинар-киңәшмәсе узды. Алдан билгеләнгән махсус маршрут буенча семинарда катнашучылар Түбән Суыксу урта мәктәбе һәм «Ак каен» балалар бакчасы, Новотроицкое урта мәктәбе һәм «Ромашка» балалар бакчасы, Яңа Бүләк авылында...

24 сентябрьдә районның мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук район мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәкләре хезмәткәрләренең район семинар-киңәшмәсе узды.
Алдан билгеләнгән махсус маршрут буенча семинарда катнашучылар Түбән Суыксу урта мәктәбе һәм «Ак каен» балалар бакчасы, Новотроицкое урта мәктәбе һәм «Ромашка» балалар бакчасы, Яңа Бүләк авылында урнашкан мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның иҗат йорты һәм Яңа Бүләк урта мәктәбе, Теләнче Тамак авылында урнашкан тернәкләндерү интернат-мәктәбе, Кнәз урта мәктәбе, Күзкәй авылында урнашкан «Таңбатыр» балалар бакчасы һәм урта мәктәбендә булып, капиталь ремонт ясалган, иганәчеләр ярдәме һәм үз көчләре белән төзекләндерелгән белем учреждениеләрен зур игътибар белән карадылар. Күчмә киңәшмә барышында яңа уку елына әзерлек һәм башка мәсьәләләр каралды. Семинарның йомгаклау өлеше Күзкәй урта мәктәбендә узды. Монда катнашучылар алга куелган бурычлар, планнар турында фикер алышып, әлеге мәсьәләләрне уңышлы хәл итүдә дөрес юнәлешне билгеләделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование мәгариф Мәгариф хезмәткәрләре

2
X