Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф һәм фән министры районыбыз укытучыларын бүләкләде

26 июньдә Казан шәһәренең «Корстон» үзәгендә Татарстан Республикасында Математика елына йомгак ясалды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. - Чыннан да, математика - бөтен фәннәрнең патшабикәсе. Бер ел эчендә генә алга куелган максатларга ирешеп булмаячак, ләкин бергәләшеп алынганда, системалы эш...

26 июньдә Казан шәһәренең «Корстон» үзәгендә Татарстан Республикасында Математика елына йомгак ясалды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
- Чыннан да, математика - бөтен фәннәрнең патшабикәсе. Бер ел эчендә генә алга куелган максатларга ирешеп булмаячак, ләкин бергәләшеп алынганда, системалы эш алып барганда барысын да булдырып була. Республикабызда мәгариф өлкәсенә аерым басым ясала, яхшы материаль-техник база булдырылган. Без укытучылар белән күбрәк эшләргә, тәҗрибәле педагог кадрлар булдырырга бурычлы, - диде үз чыгышында министр.
Соңыннан исә бердәм дәүләт имтиханнары турында сүз алып барылды. Үткән елда Татарстанда БДИ буенча укучылар математикадан 57 балл җыйган булсалар, быел исә 48 балл. Рус теленә килгәндә, 2013 елда уртача балл - 67, быел исә 66ны тәшкил итә. Быел физикадан уртача 47 балл, җәмгыять белеменнән 62. Быел рус теленнән 100 балл җыйган укучылар саны да арткан - 69. Математиканы 100 баллга республикада 4 укучы тапшырган, химияне 29 бала. Энгель Фәттахов укучы балаларның әти-әниләре тарафыннан дәгъва белдерүчеләр саны да кимеде дип белдерде. Аннары мәгариф министры БДИдан югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларны әзерләгән мәктәп директорларына, укытучыларга зур рәхмәтләр әйтте.
Бәйрәм кысаларында районыбызның Кнәз һәм Биклән урта мәктәпләре директорларына математика кабинетлары алырга мөмкинлек биргән сертификатлар тапшырылды. Әлеге мәктәпләр 2014 елда математикадан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча әйдәп баручылар рәтендә. Шулай ук Биклән урта мәктәбенең математика укытучысы Тәслимә Исмәгыйлева икенче дистанцион олимпиада җиңүчесе буларак диплом һәм акчалата премиягә лаек булды. Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасында призлы урын яулаган Айдар Фәйрушинны әзерләгән укытучыларга рәхмәтләр белдерелде. Алар - Кнәз мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Римма Хәбибуллина һәм математика укытучысы Гөлнара Сәйфетдинова, дип хәбәр иттеләр безгә район мәгариф бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф