Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лагерьда һәр көн үзенчәлекле үтә

Балаларның җәйге яллары дәвам итә. - Сәламәтләндерү лагерьларының төп юнәлеше - балаларны физик һәм рухи яктан чыныктыру. Алар рәтенә көн саен башкарыла торган массаж, балаларның иммунитетын ныгытырга булышучы фитотерапия процедураларын кертергә була. Балаларга күпкырлы тәрбия бирәбез, шушы юнәлештә төрле кызыклы чаралар үткәрәбез, спортка да зур игътибар бирәбез. Лагеребызда шушы максатларда...

Балаларның җәйге яллары дәвам итә.

- Сәламәтләндерү лагерьларының төп юнәлеше - балаларны физик һәм рухи яктан чыныктыру. Алар рәтенә көн саен башкарыла торган массаж, балаларның иммунитетын ныгытырга булышучы фитотерапия процедураларын кертергә була. Балаларга күпкырлы тәрбия бирәбез, шушы юнәлештә төрле кызыклы чаралар үткәрәбез, спортка да зур игътибар бирәбез. Лагеребызда шушы максатларда дәресләр үтә, инглиз телен дә өйрәтәбез, - дип сөйли Шилнәбаш авылының мәктәп каршында оештырылган "Забава" лагереның II смена җитәкчесе Ольга Хлопунова.

Лагерь кысаларында балалар тәрбиячеләре белән бергә Яр Чаллының картиналар галереясына сәяхәткә, боулингка, боз сараена тимераякта шуарга барган. Ә Минзәләнең аэродромындагы чын самолетларны, парашютистларны карау әйтеп бетерә алмаслык тәэсирләр калдырган. Монда алар парашютистлар арасында уздырылучы халыкара ярышларны да күзәткәннәр.

Реклама

- Икенче елга да балалар белән җыелышып каникул вакытларын шулай күңелле уздырырбыз дигән теләктә калам, - диде Ольга Хлопунова.

Балалар креатив фикер йөртергә өйрәнде

Шилнәбаш авылының мәктәп каршында оештырылган "Забава" лагеренда балаларның җәйге яллары бик күңелле үтә, алай гына да түгел оештыручылар аны истә калырлык булсын дип аеруча тырышалар.

Әйтик, "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Эльмира Закирова 10-12 яшьлек яшүсмерләр өчен кызыклы да, файдалы да тренинг үткәргән. Әлеге психологик тренинг барышында балалар креатив фикер йөртергә, бер-берең белән дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәнгән. Лагерьга барысы 30 бала йөри һәм аларның һәммәсе тренинг вакытында үзләрен креатив һәм иҗади кеше буларак сынап карый алды. Лагерьда тәрбияләнүчеләр өчен "Үз исемеңне рәсемгә төшер", "Үзебезне ясыйбыз", "Гади булмаган табышмакка җавап уйлап тап" дигән бәйгеләр оештырылды. Бу барлык балалар өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќђйге ял ќђйге лагерь балаларныћ ќђйге ялы лагерь

2
X