Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Күп белүчеләр” бәйгесендә безгә тиңнәр булмады

Безнең Комсомолец поселогы урта мәктәбе укучылары 4 ел рәттән шәһәркүләм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында катнаша. Ә быел команданың алыштыргысыз җитәкчесе - биология һәм химия укытучысы Г.Л. Юнысова IX сыйныф укучылары Альбина Гатауллина, Рәлинә Гайнетдинова, Наилә Гайниева, Айгөл Закирова, Алсу Сәмигуллина, Света Самохвалова һәм Иван Улановтан торган өр-яңа составны алып...

Безнең Комсомолец поселогы урта мәктәбе укучылары 4 ел рәттән шәһәркүләм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында катнаша. Ә быел команданың алыштыргысыз җитәкчесе - биология һәм химия укытучысы Г.Л. Юнысова IX сыйныф укучылары Альбина Гатауллина, Рәлинә Гайнетдинова, Наилә Гайниева, Айгөл Закирова, Алсу Сәмигуллина, Света Самохвалова һәм Иван Улановтан торган өр-яңа составны алып барды яңа уку елының беренче уенына. Гөлия Латыповна беренче эш итеп уенның темасын аңлатты, "Безнең яктагы кошлар" дигән тема буенча китаплар таратты, берничә тапкыр күнегүләр үткәрде, бергәләп җаваплар эзләргә, башкалар фикеренә колак салырга, тиз арада карар кабул итәргә өйрәтте. Ниһаять, 25 октябрь көнне Яр Чаллыга шәһәрнең башка мәктәпләреннән килгән командалар белән көч алышырга җыелдык. "Күп белүчеләр" уены киеренке һәм кызыклы булды. Бәйгеләрнең концерт номерлары белән үрелеп баруы үзенә бер күңеллелек өстәде. Менә алып баручы өченче, икенче урыннарны яулаган командаларны атый һәм ... "Беренче урында - Комсомолец поселогы командасы," - дип игълан итә. Безнең ничек шатланганыбызны белсәгез! 17 команда арасында иң көчле булып танылу укытучыларыбыз, әти-әниләребез өчен дә зур бүләк бит. Авылга без җиңүче дипломы белән һәм "Иң күп белүчеләр" исеменә лаек булып кайттык.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X