Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кунаклар Кнәз укучыларын спортны яратырга чакырды

Кнәз мәктәбендә V-VIII сыйныф укучылары белән үткәрелгән Универсиада дәресендә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова катнашты. Укучылар әлеге чарадан үзләренә бик тә кызыклы мәгълүматлар алып чыктылар.

Кунакларны мәктәп бусагасыннан ук волонтерлар каршы алды. Министр һәм район башлыгы хөрмәтле кунаклар теркәлә торган дәфтәргә үзләренең имзаларын куйдылар. Аннары кунаклар коридор булып тезелеп баскан, спорттагы уңышлары өчен бирелгән медальләрен таккан яшь спортчылар арасыннан үттеләр. Мондый дәрәҗәләргә ирешкән егет-кызлар Кнәз мәктәбендә 30дан артык.

Универсиада дәресен мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Терещенкова әзерләгән иде. Ул Универсиада объектларын, андагы күренешләрне презентация рәвешендә тәкъдим итте, укучылар белән сорау-җавап формасында блиц-уен уздырды. Кунаклар балаларны спортны яратырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар, спорт белән шөгыльләнүнең кеше өчен никадәр мөһим икәнен ассызыкладылар.

Аннары дәрес мәктәп стадионында дәвам итте. Укучылар чарада катнашучыларга физкультура укытучысы Виктор Белов җитәкчелегендә әзерләгән чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада