Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Круглое Поледа үткән семинарда Тукай районының сәнгать укытучылары илһам алган

Круглое поле поселогы мәктәбендә сәнгатькә зур игътибар бирелүен белә идек инде. Шулай да, татар күрми ышанмас дигән кебек, шуны раслау хакына, 21 апрель кѳнне районның сәнгать укытучылары, Эльмира Гарифзяновна җитәкчелегендә, шул якка юл тоттык. Анда безне мавыктыргыч эшләр көтә иде. Безнең белән 2 сыйныф укучылары чулмәк ясау серләре белән уртаклаштылар....

Круглое поле поселогы мәктәбендә сәнгатькә зур игътибар бирелүен белә идек инде. Шулай да, татар күрми ышанмас дигән кебек, шуны раслау хакына, 21 апрель кѳнне районның сәнгать укытучылары, Эльмира Гарифзяновна җитәкчелегендә, шул якка юл тоттык. Анда безне мавыктыргыч эшләр көтә иде. Безнең белән 2 сыйныф укучылары чулмәк ясау серләре белән уртаклаштылар. Аның өчен бу мәктәптә бөтен шартлар да булдырылган. Балаларга, чын станок артларына утырып, чүлмәк сыны пәйдә булуын күзәтү, узенә бер могҗиза. 5 класста дәрес барышында, "Витраж" техникасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган эшләр, күз ачып йомганчы пәйдә булды.

Без дә кимен куймадык, «оригами» техникасында ваза ясау серләренә төшендек. Шушы эшләрне башкарган арада, районыбызга бер генә булган 3D форматта фигурылар сынын "үстереп ятучы" принтер да эшен тәмамлады. Шушы башкарылган эшләргә зур йомгак итеп, без Надежда Вениаминовнаның егермеләп, үз иҗади эшләреннән генә торган кургәзмәсенеӊ шаһитлары булдык.

Cеминарның төп оештыручысы, сәнгать укытучысыннан тыш, мәктәп директоры вазифаларын да башкаруын искә алсак, бездә бары бер генә сорау туа "Кайчан өлгерәсез сез боларга?". Хәзерге "эшлекле кешеләр" заманында "вакыт юк" дип әйтергә яраткан кешеләргә тере үрнәк булып тора Надежда Вениаминовна.

Семинарны оештыручыларга олы рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны белдереп, барыбыз да канатланып, өйгә кайтырга юл алдык, дип уй-кичерешләре белән булеште Кнәз урта мәктәбе сынлы сәнгать укытучысы Лилия Фәрит кызы Хѳрмәтуллина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X