Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Комсомолецта “Габдулла Тукай әкиятләре тупланмасы” бәйрәме узды

Инде йөз елдан артык һәр бала Габдулла Тукай әсәрләрен яратып укый һәм аларны хәтта яттан белә. Тукай китаплары безне матурлыкка, игелеккә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өйрәтә. 23 апрель көнне Комсомолец поселогының мәдәният йортында "Габдулла Тукай әкиятләре тупланмасы" бәйрәме узды. Чарада татар теле укытучысы Айсылу Галиуллина җитәкчелегендә 4-5 сыйныф укучылары...

Инде йөз елдан артык һәр бала Габдулла Тукай әсәрләрен яратып укый һәм аларны хәтта яттан белә. Тукай китаплары безне матурлыкка, игелеккә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өйрәтә. 23 апрель көнне Комсомолец поселогының мәдәният йортында "Габдулла Тукай әкиятләре тупланмасы" бәйрәме узды. Чарада татар теле укытучысы Айсылу Галиуллина җитәкчелегендә 4-5 сыйныф укучылары катнашты. Авыл китапханәсе мөдире Тамара Лобова "Тукай яши һәм яшәячәк" дип аталган китап күргәзмәсе буенча балаларны бөек татар шагыйре Г. Тукайның биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырды. Айсылу Галиуллина җитәкчелегендә укучылар әкиятләрне сәхнәләштерде - бәйрәм шуларга үрелеп барды.

Малайлар -кызлар бик оста итеп "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык әкияте", "Бала белән Күбәләк" әкиятләре геройларын уйнады. Бәйрәм балаларга бик ошады һәм шагыйрь иҗатына зур кызыксыну уятты. Яшь артистларга яңа уңышлар телибез, дип хәбәр итә Комсомолец китаханәсе мөдире Тамара Лобова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев