Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иҗади эзләнүләр аша

Новотроицкое урта мәктәбендә «Татар телен өйрәнүдә дәвамчанлык принцибы» дигән темага семинар-киңәшмә булды. Ул «Ромашка» балалар бакчасы һәм Новотроицкое урта мәктәбенең татар теле укытучылары тәҗрибәсенә нигезләнгән иде. Семинар эшендә район балалар бакчаларының татар теле тәрбиячеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук мәгариф бүлеге башлыгының мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча урынбасары Э.Шәйдуллина,...

Кунаклар иң беренче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә булдылар. «Безнең дусларыбыз» темасына шөгыль карадылар. Беренче категорияле тәрбияче Л.Ситдыйкова рус телле балаларга татар телен өйрәтү ысулларына төшендерде, телне өйрәтү ысулларын гамәлдә күрсәтте.
Беренче категорияле укытучылар Г. Усманова (рус төркеме), И. Маликова (татар төркеме) мәктәпнең I сыйныфында яңа технологияләр аша татар телен өйрәнүгә җәлеп итүнең төрле ысулларын күрсәттеләр, туган телне өйрәнүне балаларның яшенә карап, төрле уеннар аша, шул ук вакытта фәнгә нигезләп тә тормышка ашыру мөмкинлекләрен семинарда катнашкан һәркем зур кызыксыну белән карады.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Усманова кунаклар килүгә театральләштерелгән «Борынгыдан калган йола - каз өмәсе» тамашасын әзерләгән иде. VII-VIII сыйныфларда укучы рус балалары татар халкының күркәм йоласы - «каз өмәсе»н үткәреп мәш килделәр. Казлар да, канатлар да, каз бәлеше дә, уеннар да - барысы да бар иде. Рус телле балаларны татардан аера алмассың: рәхәтләнеп татарча җырлыйлар, табышмаклар, мәкальләр әйтешәләр, уйныйлар. «Өмәчеләр»гә кунакка тәрбияче апалары Ә. Галәветдинова белән бергә бакча балалары да килгән иде.
Семинар бай эчтәлекле, файдалы булды. Аны йомгаклап, Ә. Хөсәенова балаларның сөйләм телен һәм аралашу осталыгын үстерүдә мондый чараларның уңай этәргеч булуын әйтте. Ә семинар эшендә катнашучылар «Ромашка» балалар бакчасы һәм Новотроицкое урта мәктәбе педагогларының югары һөнәри дәрәҗәдә эшләүләрен билгеләделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X