Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң югары баллны Кнәздән Анастасия Улеева җыйды

Районда чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Авыр сынаулар артта калды, хәзер исә нәтиҗәләр билгеле булганын гына көтәргә кала.

27 май көнне район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучы 117 укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Нәтиҗәләре инде билгеле булды. Район буенча уртача балл 66,8не, ә Татарстан Республикасы буенча 67,2 баллны тәшкил итә. 80 һәм аннан да югарырак баллны Бәтке, Кече Шилнә, Круглое Поле, Кнәз, Теләнче Тамак, Күзкәй, Яңа поселогы, Комсомолец авыллары укучылары алды. 80 баллдан да югарырак билгене район буенча 14 укучы җыйган.

30 майда 13 бала - биологиядән, 11 бала - тарихтан, 1 бала информатикадан имтихан бирде. Биология фәне буенча югары балларны Кнәз мәктәбендә укучылар туплаган. Дарья Әбсәләмованың 82 балл булса, Анастасия Улеева 91 балл белән сынау үткән.
Укучылар 3 июньдә математикадан мәҗбүри имтихан тапшырды. Монда югары балларны Кнәз, Бәтке, Мәләкәс, Теләнче Тамак, Биклән авыллары укучылары алды. Район буенча уртача балл 64,5 баллны тәшкил итә, ә республика буенча бу сан 56,1 баллга тигез. Математикадан 80 баллдан да югары билге җыючылар арасында Кнәздән Антон Беспалов, Наилә Вәлиева, Ксения Гончарова, Рузилә Зәйнулова, Лилия Исхакова, Наталья Мамаева, Мария Новикова, Наталья Самойлова, Анастасия Улеева, Алинә Шәрәфиеваны, Бәткедән Артем Бакалдинны, Дарья Петрованы, Ләйсән Фарукшиналарны атап китәргә була.

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел бөтен укучы да аттестация үткән. Былтыр исә математика фәненнән 4 бала бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаган иде.

Бердәм дәүләт имтиханы сынауларын үтеп, рус теленнән 90 балл, математикадан һәм биологиядән 91ешәр балл җыйган Анастасия Улеева белән сөйләшеп алырга булдым. Шундый югары күрсәткечләре турында кызыксындым.

- Әзерләнүе, әлбәттә, бик авыр булды. Китаплар, тестлар өстендә утырмаган бер көнемне дә хәтерләмим. Укытучыларның ярдәме бик зур булды. Алар белән дәресләрдә дә, дәресләрдән соң калып та эшли торган идек, - ди Анастасия.

- Нинди һөнәр үзләштермәкче буласың? - дип кызыксындым мин кыздан.

- Рус теле белән математика мәҗбүри булды. Аларына аеруча зур игътибар бирдем. Моннан тыш, биологиядән һәм физикадан сынау үттем. Физикадан әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Сайлыйсы һөнәрем турында да әлегә берни дә әйтә алмыйм. Ветеринария һәм төзелеш өлкәләре кызыксындыра үземне. Казан шәһәрендә укырга хыялланам. Тик ничек булачагын хәзергә анык кына әйтә алмыйм, - дип бүлеште минем белән Настя.

Уку йортларына килгәндә исә, чыгарылыш сыйныфы укучылары Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалы институтына, сәүдә-технология институтына, социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтына, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына, Казан милли тикшеренү техник университетына өстенлек бирә. Тиздән уку йортлары чыгарылыш сыйныф укучыларыннан гаризалар, документлар кабул итә башлаячак. Яшьләр һәм аларның ата-аналары алдында бүген бер мөһим сорау - нинди һөнәр сайларга, кайсы уку йортына керергә?

Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре (беренче 5 урын)

Мәктәп

Чыгарылыш сыйныфы укучылары

Уртача балл

Иң югары балл

Район буенча рейтинг

Бәтке

13

74

92

1

Шилнәбаш

4

70,7

79

2

Кече Шилнә

7

69,7

84

3

Калмаш

6

69

79

4

Круглое Поле

8

69

87

4

Кнәз

20

68,9

90

5

Математикадан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре (беренче 5 урын)

Мәктәп

Чыгарылыш сыйныфы укучылары

Уртача балл

Иң югары балл

Район буенча рейтинг

Кнәз

20

78,8

92

1

Бәтке

13

68,1

87

2

Мәләкәс

8

65,5

72

3

Теләнче Тамак

2

65,5

68

3

Биклән

3

64,3

74

4

Круглое Поле

8

63,6

70

5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ мђгариф бердђм дђњлђт имтиханы