Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң яхшы математика укытучылары арасында безнең район укытучылары да бар

Математика укытучыларының читтән торып уздырылган VIII иҗади конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгенең оештыручылары булып Мәскәүнең математикадан даими белем бирү үзәге һәм ачык белем бирү институты белән бергәлектә "Математика" газетасы тора. Әлеге конкурска традиция буенча "Династия" фонды булышлык күрсәтә. Конкурсның төп максаты - укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру. Әлеге чара вакытында конкурсантлар...

Математика укытучыларының читтән торып уздырылган VIII иҗади конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгенең оештыручылары булып Мәскәүнең математикадан даими белем бирү үзәге һәм ачык белем бирү институты белән бергәлектә "Математика" газетасы тора. Әлеге конкурска традиция буенча "Династия" фонды булышлык күрсәтә.

Конкурсның төп максаты - укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру. Әлеге чара вакытында конкурсантлар төрледән-төрле мәсьәләләр чиште, чишелгән мисаллардагы хаталарны эзләп тапты, мәктәп программасының бүлекләрен белүдә көч сынашты, үзләренең математик яктан эрудицияләрен күрсәтте.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар арасында Татарстан Республикасыннан 4 укытучы бар, шуларның икесе - безнең район укытучылары. Биклән урта мәктәбе укытучысы Тәслимә Исмәгыйлева математика конкурсында җиңүче дип табылды, Кнәз урта мәктәбе укытучысы Гөлнара Сәйфетдиновага призер исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф