Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Имтиханны тапшыруыңа ышансаң – унынчыга бар

Ниһаять, чыгарылыш сыйныф укучыларын уку елының буеннан-буена куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Бу авыр йөкне иңнәреннән төшереп, егет-кызлар мөстәкыйль тормыш юлына беренче адымнарын атладылар. Күптән түгел мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре дә үтте. Ул көнне егет-кызларга аттестатлар бирелде. Ә бу көннәрдә яшьләр БДИ тапшырганлыклары турында таныклыклар алдылар. Июнь ахырында уку...

Кулларына аттестат алган егетләр һәм кызлар үзләрен, чыннан да, бик бәхетле тойганнардыр. Чөнки унберенчене тәмамлаучы 128 баланың 4есе быел андый шатлыктан коры калды. Имтиханны беренче дулкында тапшыра алмаучылар 6ау иде. Барысы да математика фәненнән. Бәхеткә, икенче кат сынау вакытында, резерв көнендә, аларның икесе җитәрлек балл җыя алды. Ә дүрт балага, кызганычка каршы, аттестат урынына урта мәктәп программасы курсларын тыңлаулары хакында белешмә белән генә чикләнергә туры килде. Район өчен бу кечкенә сан түгел. Барлык унберенчеләрнең 3,1 проценты имтиханны "икеле"гә биргән дигән сүз. Республикада бу күрсәткеч 1,4 процентны тәшкил итә. Үкенечле, әлбәттә. Ниләр кичергәннәрен укучылар үзләре беләдер. Әти-әниләре тагын, тырышып-тырышып белем биргән укытучылары... һәрберсе өчен бу фаҗигагә тиң. Шуңа күрә баласын унынчыга җибәрер алдыннан ата-ана кабат-кабат уйласын иде, дип киңәш итәләр мәгариф тармагында эшләүчеләр. Ике елыңны бушка уздырганчы тугызынчы сыйныфтан соң урта һөнәри белем бирүче уку йортына керүең бу очракта, бәлки, хәерлерәктер. Сүз уңаеннан, быел тугызынчыны тәмамлаган 325 укучының 141е генә, яртысыннан кимрәге, укуын урта мәктәптә дәвам итәргә җыена. Әле бу төгәл сан түгел. Планнар тагын үзгәрергә мөмкин. Тугызынчы сыйныфтан китүчеләрнең күпчелеге Яр Чаллыдагы автомеханика техникумына, сәүдә-технология колледжына, төзелеш колледжына, Сармандагы авыл хуҗалыгы колледжына барырга уйлый. Тимер юлчы булырга теләгән алты бала Бөгелмәгә барып документларын тапшырып кайткан.

Ә бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турында сөйләүне дәвам иткәндә исә, быелгы күрсәткечләрнең узган елгыдан бераз калышуын билгеләп үтми булмый. Шулай ук нәтиҗәләр республиканыкыннан да түбәнрәк. Район буенча уртача балл 54,9ны тәшкил итә. 18 мәктәп арасында иң күп балл җыючы - Мусабай Завод урта мәктәбе (63,18). Икенче һәм өченче урыннарны Кече Шилнә (62,7) һәм Яңа поселогы (60,2) мәктәпләре бүлешә. Мәҗбүри фәннәрне караганда, математикадан укучылар уртача 48,3 балл (республикада - 48,2), рус теленнән 63,1 балл (республикада - 64,3) җыйганнар. Сайлап алган фәннәр буенча район укучылары иң күп баллны химиядән (64,3) җыйсалар, иң азын физикадан (45,9) туплаганнар.

Имтиханнарда иң күп балл җыюга ирешә алган укучыларны да атап үтәсе килә. Бәтке мәктәбеннән Юлия Хәсәнова рус теленнән 98 балл, җәмгыять белеменнән - 88, тарихтан 82 балл җыйды. Кече Шилнәдән Анастасия Секерина рус теленнән - 95, җәмгыять белеменнән 88 балл туплады. Бәткедән Илнар Минаханов һәм Мәләкәстән Алия Закирова химия фәне буенча 95әр балл җыйдылар. Иске Абдулдан Гөлгенә Гыймазова районда берүзе бердәм республика имтиханы тапшырып, 92 балл җыя алды. Рус теленнән иң күп балл җыючылар исемлегендә шулай ук Кнәз мәктәбеннән Алина Кочудаева (84), Алина Галиева (82), Круглое Поледан Валерия Толчева (84), Анна Манзуллина (82), Күзкәйдән Лилия Шәфигуллина (84), Мәләкәстән Алия Закирова (84), Мусабай Заводтан Эльмира Кыямова (82), Яңа поселогыннан Камаля Джабарова (82) бар. Химиядән Кнәз мәктәбе укучылары Алина Галиева (86), Ксения Еромасова (83), Бәтке мәктәбе укучысы Аяз Сәгыйтов (80), биологиядән Бәтке мәктәбе укучысы Илнар Минаханов (86) югары балл җыюга ирештеләр.

Шунысын да әйтми мөмкин түгел, быел 90нан югарырак балл җыючылар шактый. Алар арасында фәнне татарча укыганнар да бар. Быел да җәмәгать күзәтчесе буларак, балалар белән имтиханнар барышында очрашырга туры килде. Барысы да җитдиләр. Эшләрен алдан тапшыручылар да сирәк булды, күпчелеге имтихан бирү вакытының ахырына кадәр урыннарыннан кузгалмадылар. "Алдагы юнәлешебез билгеле. Юкка гына бу фәнне сайламадык. Безгә югары балл кирәк", - диләр егет-кызлар. Ә имтиханнарның барышына килгәндә исә, укучылар хәзер мондый катгый таләпләргә күнегеп килә кебек инде. Укымыйча сынауны үтеп булмаганын да, миңа калса, яхшы аңлыйлар. Юнәлешне аларның күбесе тугызынчыны тәмамлап, үз мәктәбендә унынчы сыйныфка бару турында карар кабул иткән көнне үк билгеләгән инде.

Район мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, быел унберенчене тәмамлаган 128 баланың 122се югары уку йортына керергә планлаштыра икән. Максатларына ирешерләр, теләкләре тормышка ашар дип ышанасы килә егет-кызларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан чыгарылыш сыйныф укучылары