Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Имтиханнар узды, чыгарылыш кичәләре башлана

Иртәгә район мәктәпләрдә чыгырылыш кичәләре узачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары, кулларына аттестатлар алып, олы тормыш юлына баса. Моңа кадәр күпме сынаулар үтеләгән, күпме кичерешләр йөрәк аша узган. Иң куанычлысы - Бердәм дәүләт имтиханнарын район укучылары быел уңышлы гына тапшыра алганнар. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында укучылар һәм оештыручылар тарафыннан имтихан таләпләрен бозуның...

Иртәгә район мәктәпләрдә чыгырылыш кичәләре узачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары, кулларына аттестатлар алып, олы тормыш юлына баса. Моңа кадәр күпме сынаулар үтеләгән, күпме кичерешләр йөрәк аша узган. Иң куанычлысы - Бердәм дәүләт имтиханнарын район укучылары быел уңышлы гына тапшыра алганнар.
Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында укучылар һәм оештыручылар тарафыннан имтихан таләпләрен бозуның бер генә очрагы да күзтелмәгән. Ил буенча әлеге таләпләрне бозган өчен 1 меңнән артык укучы имтиханнардан чыгарылган чакта, андый-мондый хәлнең районда күзәтелмәве сөенечле булды.
Нәтиҗәләргә килгәндә, рус теле буенча иң югары урта баллны Мусабай-Завод, Иштирәк, Кече Шилнә, Кнәз, Новотроицкое, Яңа поселогы мәктәпләре алган. Әлеге фәннән район буенча иң югары 95 балл нәтиҗәне Кече Шилнә укучылары - Мәдинә Шәйкарамова белән Альбина Рулева күрсәткән. Иң төгәл фән - математикадан иң зур урта балл Мусабай-Завод, Кнәз һәм Биклән җирлеге мәктәпләрендә. Район буенча иң югары баллны (88 балл) Кнәз урта мәктәбе укучысы Диана Хәбибуллина алган. Моннан кала, укучылар, физика, әдәбият, география фәннәреннән дә сынау тотып, үзләрен яхшы яктан күрсәтә алганнар. Аларның һәммәсен дә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән котлыйбыз һәм чыгарылыш кичәләренең хәтергә уелып калырлык күңелле узуын телибез!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование мәгариф

2
X