Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Горурланырлык хезмәттәшебез

Кеше язмышында, яшәү кыйбласын сайлаганда укытучының роле гаять зур. Синең тормышыңа ул балачакта килеп керә, күп еллар синең белән бергә атлый, аннары олы тормышка юл күрсәтеп, чын күңеленнән хәерле сәфәр теләп кала. Әнә шундый изге күңелле мөгаллимнәр арасында Бәтке урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зәки кызы Якупова...

Мәктәбебезнең горурлыгы, йөзек кашыбыз булган хөрмәтле педагог бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә моннан ярты гасыр элек Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында Зәки ага белән Зәйнәп апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Балачактан ук татар теле укытучысы булам дип хыяллана Гөлсинә. Курчакларын тезеп утыртып, аларга "дәрес" үткәрә торган була. Ләкин ана теле укытучысы булу хыялы шактый еллар үткәч кенә чынга аша. Башта ул балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәрен үзләштерә. Cөеклесе Рәҗәп белән гаилә корып, ерак Себер якларына китәләр. Анда унбер ел гомер итәләр. Ул чорда Гөлсинә Зәкиевна балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

1993 елда Якуповлар гаиләсе Бәтке авылына күченеп кайта. Монда кайткач Гөлсинә ханым татар теле укытучысы булу теләген тормышка ашыру нияте белән Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Институт хезмәткәрләре аңа аспирантурага укырга керергә тәкъдим ясыйлар.

Ул Алабуга дәүләт педагогика университетының аспирантура бүлеген уңышлы тәмамлап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Ул вакыттан бирле күпме сулар аккан, күпме тормыш сукмаклары тапталган. Укытучы күпме дәресләр үткәргән, балаларга күпме белем биргән.

Гөлсинә Зәкиевна заман белән бергә атлый. Аның һәр дәресе яңалык, һәр дәресе ачыш. Алар тирән эчтәлекле, мавыктыргыч. Мөгаллимә һәрвакыт белемен арттыруда: эзләнә, таба, яңа алымнарны дәресләрендә куллана. Һәр укучыга шәхси якын килә белә, аларны аңлый, мөмкинлекләрен исәпкә алып эшли һәм, ниһаять, монысы иң мөһиме, аларның һәрберсен чын йөрәге белән ярата. Дәресләрдә ул төрле уеннар, релаксация алымнарын куллана. Шуңа күрә дә укучылар аның дәресләренә бик теләп йөриләр. Балаларга бар күңел җылысын биреп эшләгәнгәдер, укучылары да гел аның янәшәсендә бөтерелә, яраткан апаларына серләрен сөйлиләр, киңәшләр сорыйлар. Балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә дусты әле ул Гөлсинә Зәкиевна. Тәрбия чараларының һәрберсенә ул ата-аналарны чакыра, аралаша, проблемаларны уртага салып сөйләшә. Моның өчен әти-әниләр укытучыга аерата рәхмәтле.

Гөлсинә Зәкиевна укучыларның фәнни-тикшеренү юнәлешендәге эшчәнлекләренә дә зур игътибар бирә. Аның укучылары татар язучылары, шагыйрьләре иҗатының үзенчәлекләрен өйрәнәләр, эзләнү эшләре алып баралар. Төрле дәрәҗәдәге фәнни тикшеренү конференцияләрендә катнашалар. Укучыларның эшләре фәнни җыентыкларда басыла килә.

Гөлсинә Зәкиевнаның укучылары төрле бәйгеләрдә, проектларда, олимпиадаларда актив катнашалар һәм зур җиңүләргә ирешәләр. Җәен аның укучылары Дмитрий Волков, Айгөл Бакиева, Ләйлә Гатина, Тимур Хуҗахмәтов, Андрей Пискунов "Алтын каләм" фестивалендә катнашып җиңү яуладылар һәм Казан шәһәренең "Идел" яшьләр үзәгендә атна буе дәвам иткән финалда катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Барысы да дипломнар белән кайттылар. Сентябрь аенда аның укучысы Александр Догадин Россия күләмендә уздырылган "Минем укытучым" бәйгесендә җиңү яулады.

Реклама

Гөлсинә Зәкиевна үзе дә еллар дәвамында бәйгеләрдә катнашып килә һәм алар аңа җиңү китерә. Ул - иҗади шәхес. Аның педагогик эшчәнлеге төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнеп тора. 2006, 2011 елларда «Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы» бәйгесендә җиңү яулап, ике тапкыр грантка ия булды. Шулай ук ул 2011-2012 уку елында республикакүләм үткәрелгән "Укытучы-эзләнүче", "Иң яхшы укытучы" конкурсларында грантлар алуга иреште.

Күптән түгел генә ул Россия күләмендә үткәрелгән "Минем укытучым" бәйгесендә катнашып, җиңүче булды. Шушы көннәрдә аны "Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә финалга үтүе белән тәбрикләп һәм котлау тантанасына чакырып хат килде.

Укытучының үзенең дә, укучыларының да уңышларын санап бетерерлек түгел. Алар барысы да уртак эш нәтиҗәсе.

Гөлсинә Зәкиевна кешелекле һәм игелекле, абруйлы, үз эшен бик яратып башкаручы тирән белемле укытучы. Аны укучылары да, хезмәттәшләре дә, авыл халкы да ихтирам итәләр.

Гаиләсендә ул иренә сөекле хатын, балаларына олы җанлы әни, оныгына яраткан дәү әни, уңган хуҗабикә.

Алар ире белән өч ул үстерделәр. Балалары инсафлы, акыллы. Олы уллары Илфат белән киленнәре Илнара Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Аларның кечкенә кызчыклары Илвина балалар бакчасына йөри. Икенче уллары Илнар күптән түгел генә сөеклесе Рәзинә белән тормыш корып җибәрде. Кече уллары Илназ Яр Чаллы шәһәрендә автомеханик һөнәрен үзләштерә. Быел ул - 3нче курс студенты. Якуповлар авылда үрнәк гаиләләрнең берсе. Арабызда шундый хезмәттәшебез булу белән без бик горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы

2
X