Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гомере буе туган телгә мәхәббәт тәрбияләде

Түбән Суыксу урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Затия ханым Шакированың шушы көннәрдә олы бәйрәме - 50 яшьлек юбилее. Бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап, лаеклы тормыш юлы үтә ул.

Әнә бүген дә Зәтия Нәбиулловна үзе чыгарган унберенчеләре арасында. Башта бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруларын көтеп ут йотты ул. Шөкер, егет-кызларның барысы да сынауны уңышлы бирделәр. Аннары бергәләп, күңелле итеп чыгарылыш кичәсе үткәрделәр. Балалар үзләре дә, әти-әниләр дә бик канәгать калды. Быелгы чыгарылыш сыйныфы мәрхүм ире, шулай ук гомерен укытучылыкка багышлаган Глүснең укучылары иде. Аның вафатыннан соң Зәтия ханым, бар көчен җыеп, укучыларның бик тә җаваплы еллары икәнен истә тотып, классны үз кулына алды.

...Унберенчеләрнең чыгарылыш кичәсенә әзерләнеп йөргән көннәре. Мәктәп тирәсендә үзенә бер җанлылык. Сыйныф җитәкчеләре Зәтия Нәбиулловна да алар белән. Мин дә алар янына киләм, хәлләрен сорашам. Ирексездән, Зәтия ханым белән үзебезнең яшьлегебезгә әйләнеп кайткандай булабыз. "Соңгы кыңгырау бәйрәменә укытучыларга энҗе чәчәкләрдән букет ясый идек, - ди Зәтия ханым. - Яфракларын өзеп алабыз, ак энҗеләр генә кала. Тирәсенә туй чәчәге, кувшинка дип йөртә торган сары чәчәкләр тезәбез. Шундый матурлык, нәфислек, аның исе! Укытучылар ачуланалар - безгә бер данәсе дә җитә, күп җыймагыз, диләр. Чыгарылыш кичәсендә мәктәптәге тантанадан соң урманга чыгып гармуннар белән таңны каршылыйбыз. Ә урманыбыз бик зур иде. Иртә яздан ук шунда идек инде без. Кар эри башлауга ук умырзаялар җыярга чыгабыз, җәен караҗиләк, каен җиләгенә чыгабыз. Аларны ипиләп ашый-ашый иреннәр шәмәхәләнеп бетә", - дип балачагын искә ала Зәтия Нәбиулловна.

Зәтия ханым ерак Чувашстанның Батыр районы өч мәчетле Татар Согыты авылыннан. Булачак тормыш иптәше Глүс белән алар Алабуга дәүләт педагогия институтында укыганда танышалар. Чаллыга дип кузгалган яшьләрне язмыш җилләре Түбән Суыксуга китерә.

Өйләребез дә янәшә, эштә дә гел аралашып торабыз, Зәтия ханымның һәр адымын күреп торам, армый-талмый балалар белән эшләвенә сокланам. Дәрес алып барып кына калмый, мәктәптән тыш шөгыльләрдә дә укучылары белән мәш килә. Ул алып бара торган "Яшь үрентеләр" түгәрәге әгъзалары төрле кичәләрдә үзләре язган шигырьләр белән чыгыш ясыйлар, укучыларның язмалары газета-журналларда басыла. Язучылар белән очрашып, язмаларын укып күрсәтәләр. Берләшмәнең ачык утырышын республика семинарында да күрсәттеләр. Бүгенге көндә Зәтия Нәбиулловнаның иҗат бәйгеләрендә җиңгән укучылары арасында телевидение дикторлары, журналистлары һәм татар теле укытучылары бар. Тормыш иптәше Глүс Нурлыгаянович белән 21 ел яшь инспекторлар отрядына да җан өреп яшәде Зәтия ханым.

Соңгы елларда Зәтия Нәбиулловна мәктәптә педагог-оештыручы эшен дә алып бара. Авылда өлкәннәр көне, инвалидлар декадасы, Җиңү бәйрәме аның катнашыннан башка үтми. Ел саен мәктәп яны лагеренда өлкән әйдаман булып та эшли ул. Эшендә хөрмәтле укытучы булуы өстенә, бүген Зәтия ханым улына, кызына, килененә һәм киявенә кадерле әни, оныгы Язиләгә яраткан әби, безгә - мәрхәмәтле, ачык йөзле күрше. Юбилее уңаеннан аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, балалар бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр