Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыгарылыш сыйныф укучыларын зур сынаулар көтә

Бүген, 21 март көнне, Яңа поселогы мәктәп базасында XI сыйныф укучылары математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханын бирә. Шундый ук сынау (пробный) аларны 24 март көнне рус теленнән көтә. Чыннан да, бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының чын урак өсте. Имтиханнарны ничек тапшырырга? Кайда укырга керергә? Нинди белгечлек иң яхшысы? Алда ниләр көтә?...

Бәтке мәктәбендә мине укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Шаһимәрданова каршы алды.
- Мәктәптә барлыгы 325 бала укый. Аларны 38 укытучы укыта. IX сыйныфны быел 40 укучы тәмамлый, XI сыйныфта исә бүгенге көндә 9 укучыбыз белем ала, алар барысы да сынау юлында. Мәктәбебез көчлеләр рәтендә бара, быел исә районның IX укучылары имтиханнарны бездә тапшырачак. Дөресен әйткәндә, укучыларга гына түгел, аларны әзерли торган укытучыларга да бик авырга туры килә, - диде миңа Раушания Әнвәровна.
IX сыйныфлар
Бәтке мәктәбендә тугызынчылар 3 төркемгә бүленеп укый. Аларның кайберләре мәктәпне тәмамлап, көллият-техникумнарга укырга керәчәк, кайберләре исә югары уку йортларына барырга исәпли, ә моның өчен XI сыйныфны тәмамлау зарур.
IX сыйныф укучылары өчен мәҗбүри фәннәр булып рус теле, математика һәм татар теле тора. Соңгысыннан исә имтихан Татарстанның барлык мәктәпләрендә 29 апрельдә бердәм дәүләт тесты формасында узачак. Мондый формада имтихан тапшыру беренче тапкыр оештырыла.
Сүз уңаеннан, быел IX сыйныфларның чыгарылыш имтиханы башкачарак атала. Ул моңа кадәр дәүләт йомгаклау аттестациясе дип йөртелсә, хәзер төп дәүләт имтиханы итеп үзгәртелгән.
IX В сыйныф укучылары белән сөйләшеп алдым. Булат Закиров үзенең тормышын тимер юл өлкәсе белән бәйләргә теләгәнен әйтте, ә менә Кристина Кузьмина XI сыйныфны тәмамлап, югары уку йортына керергә тели. Кристина турында сүз чыккач, Раушания Әнвәровна:
- Кристина безнең былтыр, VIII сыйныфта укыганда ук, дәүләт имтиханнары биреп карады. Бишлеләргә генә укый, бик тырыш, акыллы кыз, - дип өстәп куйды.
Раушания Шаһимәрданова мине математика укытучысы Гөлфия Галәветдинова белән таныштырды.
- Укучылар белән имтиханнарга әзерлекне ел башыннан ук башлыйбыз. Мәктәптә дәресләр беткәннән соң, балалар яңадан түгәрәкләрдә калып, имтиханнарга әзерләнәләр, контроль-үлчәү материалларындагы (КИМ) биремнәрне чишәләр. Кайбер укучылар мәктәп программасы белән генә канәгатьләнмичә, өйләренә репетиторлар чакыртып та шөгыльләнәләр. Әле күптән түгел генә укучыларыбыз сынаулар үтте. Аларның биремнәрен табып, без балалар белән хаталар өстендә яңадан эшлибез. Математика фәненнән имтихан бирү, чыннан да, бик авыр. Укучы алгебрадан ким дигәндә - 3, геометриядән - 2, реаль математикадан - 2 һәм 1 биремне сайлап алып эшләргә тиеш. Шуларны башкарып чыкканнан соң, авыррак биремнәргә тотынырга була. Барысын да уйлап, бирелеп эшләргә кирәк - шул очракта гына уңышка ирешеп булачак, - дип сөйләде миңа математика укытучысы.
IX А сыйныфына татар теле дәресе барганда килеп керергә туры килде. Дәресне Гөлсинә Якупова алып бара иде. Килүемнең сәбәбен белгәч, ул да үз фикерләре белән уртаклашырга ашыкты.
- Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек, әлбәттә, хәзер генә башланмый, ел башыннан ук укучыларга авыр ел булачагын гел искәртеп киләбез, гел әзерләнәбез. Укучылар белән бергәләшеп изложениеләр, иншалар язабыз. Төрледән-төрле методик ярдәмлекләр кулланабыз. Ел буе ирекле темаларга иншалар язгач, хәзер инде алар аңа күнегеп беттеләр. Алынган белемнәрен имтихан вакытында күрсәтергә генә кала, - диде миңа Гөлсинә Зәкиевна.
Ул да булмады укучылар белән дә тиз генә сөйләшеп алырга булдым. Аларның күбесе IX сыйныфны бетереп, автомеханика техникумына, төзелеш һәм медицина көллиятләренә укырга керергә ниятләп торалар. Дамир Әбсәләмов исә:
- Мин шәхсән XI сыйныфны тәмамлап, Казан федераль университетына керергә дип уйлап торам. Нинди белгечлек буенча икәнлеген әлегә әйтә алмыйм, ләкин университет булуы, аның абруйлы булуы мине үзенә тарта. Мин анда укырга ниятлим, - дип зур ышаныч белән әйтеп куйды егет.
Раушания Әнвәровна белән сыйныфлар буенча «сәяхәтебезне» дәвам итәбез. IX Б сыйныфында география фәне бара иде. Укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре - Фирдүсә Вәлиева. Монда да укучыларның фикерләре белән кызыксынырга булдым.
- Мин IX сыйныфны тәмамлау белән сәүдә-технология көллиятенә укырга керәм, апам да анда белем ала, ул да үгетләде. Мәҗбүри фәннәрдән тыш җәмгыять белеменнән дә имтихан тапшырасы була әле, - диде Эмиль Шәрифуллин.
Регина Газизова исә, киресенчә, XI сыйныфны тәмамлап, Казан федераль университетына укырга керергә хыяллануын әйтте, булачак һөнәрен инглиз теле белән бәйләмәкче.
XI сыйныфлар
Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар быел да мәҗбүри рәвештә ике фәннән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар. Болар - рус теле һәм математика. Моннан тыш, укучылар, кайсы уку йортын сайлауларына карап, анда кергәндә кирәк булачак фәннәрне дә тапшыра алачак.
XI сыйныф укучылары өчен сынау (пробный) имтиханнары уздыру - укучыларның белем дәрәҗәсен тикшереп карау, төп имтиханга әзерлекне барлау һәм имтиханнар тапшырганда тутырылырга тиешле бланклар белән эшләү күнекмәләре булдыру.
Бәтке мәктәбенең XI сыйныф укучылары укырга кая барачакларын тәгаенләгәннәр инде. Минем сорауларыма да бик теләп җавап бирделәр. Гөлназ Әхмәтгәрәева үзен инженер-эколог итеп күзаллый (сайлап алган фәне - физика), ә Мария Германова үзен инженер-төзүче итеп күрә. Александра Брицова исә юристлыкка укырга кермәкче, рус теле белән математика фәннәреннән тыш, җәмгыять белеменнән һәм тарихтан БДИ тапшырачак ул. Лилиана Әхмәтгарипова мине бөтенләй шаккатырды:
- Табиб буласым килә. Шуңа да мәҗбүри фәннәрдән тыш, химия белән биологиядән имтихан тапшырачакмын. Үз көчемә, мине әзерләгән укытучыларга тулысынча ышанам. Бөтен документларымны, имтихан нәтиҗәләрен Ижау һәм Казан шәһәрләрендәге медицина университетларына тапшырачакмын. Алла теләсә, барысы да барып чыгачак, теләгәнемә ирешәчәкмен, - диде ул миңа. Анастасия Бубенко үзен менеждмент өлкәсендә күзаллавын әйтте. Настя мәктәптән тыш имтиханнарга өенә репетитор чакыртып та әзерләнә икән.
XI сыйныф укучылары мин килеп кергәндә контроль-үлчәү материалларындагы биремнәрне чишәләр иде. Укытучылары Тәгъзимә Әхмәтшина һәрбер укучы белән аерым эшләп, аерым-аерым биремнәр төзеп эшләвен әйтте.
Сүз уңаеннан, быел БДИны укучылар 26 майдан алып 11 июньгә кадәр бирәчәкләр. Беренче итеп география һәм рус әдәбиятыннан, 29 майда - рус теленнән, 2 июньдә - чит телләр һәм физикадан, 5 июньдә - математикадан, 9 июньдә - информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре, биология һәм тарих фәннәреннән имтихан тапшырачаклар.
БДИны кабат тапшыру хокукы булганнар, мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар исә 8 майда һәм 16 июльдә үзләре сайлаган фәннән имтиханнарны түбәндәге тәртиптә тапшыра алачаклар.
16 июньдә - чит телләр, җәмгыять белеме, биология, мәгълүмати-коммуникация технологияләре.
17 июньдә - география, химия, рус әдәбияты, тарих, физика фәннәреннән.
18 июньдә - рус теленнән
19 июньдә - математикадан.
7 июльдә - рус теле, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре.
9 июльдә - математика, география, чит телләрдән.
11 июльдә - җәмгыять белеме, рус әдәбияты, физикадан.
14 июльдә - биология, тарихтан.
Мәктәп укучыларының имтиханнарны югары балларга бирүе - укытучыларның да югары күрсәткече
Раушания Шаһимәрданова миңа шәһәрдән килеп укытучы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айнур Сәлахов турында да әйтеп үтте: «Яшь укытучы, безнең мәктәптә әле бик озак эшләми, ләкин аңа карамастан, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә».
- Хәзерге вакытта мин VIII-IX сыйныф укучылары белән шөгыльләнәм. VIII сыйныфтан ук имтиханнарга әзерләнә башлыйбыз. Авыр булса да, алай берсе дә зарланмый, ә киресенчә, югары сыйныфларда өйрәнеләсе материалны алдан ук белә баралар. Кайбер балалар белән аерым да шөгыльләнәм, аннары исә дәресләрдә ул белемнәрне төрле биремнәр белән бергәләшеп ныгытып барабыз, - диде миңа Айнур Минневәкилевич.
Раушания Әнвәровна шулай ук укучыларны авыр сынауларга әзерли торган химия һәм биология укытучысы Валентина Сметанина, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Александр Будкин, инглиз теле укытучысы Любовь Нурханова, рус теле укытучысы Светлана Лысенкова, татар теле укытучысы Миләүшә Исламовалар турында да әйтеп үтте.
- Аларның осталыкларына, белем тәҗрибәләренә сокланырлык, - диде ул.
P. S. Кадерле газета укучыларыбыз! «Якты юл» газетасының рәсми сайтында һәм Вконтакте челтәренең төркемендә БДИга бәйле тулырак мәгълүматны таба аласыз. Безнең белән калыгыз, безне укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев