Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чиге булмаган дөнья

Соңгы елларда республикабызда инглиз телен укыту һәм үзләштерүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Инглиз телен укытучы һәр мөгаллим Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган читтән торып уку курсларында белемен күтәрде. Безнең район укытучылары да бу чарада актив катнаштылар. Курсларда уку нормасын үтәгән һәр укытучы квалификациясен күтәргәнлеккә таныклык алды. Узган елның октябрь-ноябрь айларында Күзкәй һәм Новотроицкое урта мәктәпләрендә чит тел укытучыларының район семинарлары булып узды. Күзкәйдәге семинар «Дәрестә мультимедиа чараларын куллану» темасына багышланган иде.

Яшь укытучы А. Мостафина килгән кунакларны төрле Интернет-ресурслар белән таныштырды, компьютер презентациясен ясаганда килеп чыккан кайбер кыенлыкларны җиңү юлларын күрсәтте. VII класста уткәрелгән "Телефонның өстенлекләре һәм кимчелекләре" турында дәрес барлык укытучылар тарафыннан да уңай бәяләнде.

Новотроицкое укытучысы Р. Казанцева коллегаларын дәрес алып баруның төрле алымнары белән җәлеп итте. Яшь буынның проблемалары турында X сыйныфта уздырылган дәрес беребезне дә битараф калдырмады. Ә инде дәрестән соң булган "Шигъри альманах"ны караганда, инглиз телендә "Катюша" җырын җырлаганда, килгән кунакларның күңелләре тулды. Мондый чараларны үзебездә дә үткәрергә кирәк дигән уйлар белән таралыштык без.

Моннан тыш районда чит телләр буенча фәнни-практик конференцияләр үткәрү дә инде традициягә кереп китте. Узган елның декабрь азагында Теләнче Тамак урта мәктәбендә «Чиге булмаган дөнья» исемле укучылар конференциясе үтте. Бу чарада районның Кнәз, Күзкәй, Теләнче Тамак, Шилнәбаш, Круглое Поле мәктәпләре аеруча актив катнашты. Мәртәбәле жюри укучылар эшләренә югары бәя бирде.

Мондый тәҗрибә алышу, коллегаларыбызның уңышлары белән танышу традициясе быел да дәвам итә. Шушы көннәрдә Кече Шилнә авылында «Инглиз теле буенча ЕГЭ һәм ГИАга әзерләү технологияләре» темасына тагын бер семинар узды. Бу семинарда тәҗрибәле чит тел укытучысы Н. Серебрякова «Безнең тормышта компьютерларның роле» темасына ачык дәрес күрсәтте. X класс укучыларының чит телдә иркен аралашуларын барыбыз да сокланып карадык. Н. Крапивина җитәкчелегендә IV сыйныф укучылары «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәтләштереп күрсәттеләр, рольләрен чын артистларча зур осталык белән башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование иностранные языки мђгариф