Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Борды мәктәбе укучылары Бөек Җиңүгә багышлап, 70 сыерчык оясы ясый (фото)

Җылы яклардан ерак илләрне гизеп кайткан кошлар оя булмаса да, үзләренә урын таба алырлар иде анысы. Өй кыеклары, сарай түбәләре, агачлардагы кош ояларын күбегезнең күргәне бардыр. Әмма әзер оя булгач, алар шунда оялый, кошлар чыгара. Канатлы дусларыбыз турында әнә шулай кайгырту игелекле, мәрхәмәтле булуыбызны, кошлар дөньясын, табигатне яратуыбызны күрсәтә. Аларны...

Җылы яклардан ерак илләрне гизеп кайткан кошлар оя булмаса да, үзләренә урын таба алырлар иде анысы. Өй кыеклары, сарай түбәләре, агачлардагы кош ояларын күбегезнең күргәне бардыр. Әмма әзер оя булгач, алар шунда оялый, кошлар чыгара. Канатлы дусларыбыз турында әнә шулай кайгырту игелекле, мәрхәмәтле булуыбызны, кошлар дөньясын, табигатне яратуыбызны күрсәтә.
Аларны тиешле дәрәҗәдә каршылау өчен мәктәбебез укучылары ел саен актив төстә эшкә керешә. Быел без әлеге чараны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "70 еллыкка - 70 оя" дип атадык. Бүгенге көнгә инде 45 оя әзер, үз кошларын көтә.Аларны без мәктәпне уратып алган каенлыктагы агачларга урнаштырдык. Каенлык - зур, мәйданы 3 гектарга якын, шуңа барысына да урын табылачак. Ояларны без кагыйдәләр буенча, интернеттан алынган мәгьлүматка таянып, тиешле размерда ясап, тиешле якка каратып беркетәбез. Кемнәрдер технология дәресләрендә остаханәләрдә, кемнәрдер өйләрендә өлкәннәр белән берлектә сыерчык оялары ясау хәстәрен күрә. Сыерчык оясы булмаган йортка шатлык иңми ул.
Быел бәйгедә беренчелекне 4 сыйныф укучысы Миннеханов Данил һәм 1 сыйныф укучысы Соловьева Аделина алды.
Сыерчыклар инде килде, тавышлары ишетелә, димәк, җиңүчеләрне - бүләк сөендергән кебек, тиздән кошларны балалар ясаган оялар куандырыр, дип хәбәр итә Борды мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Юлия Утяшова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X