Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биклән укучылары «Соңгы кыңгырау»дан соң, лимузинга утырып, Чаллыга китте

Биклән урта мәктәбенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәме елдагыча күңелле, истә калырлык, тойгыларга бай булды. Мәктәп янындагы алан шарлар белән матур итеп бизәлгән. Мәктәп, саубуллашу, укытучылар турында талгын гына җырлар агыла. hәркемнең - әти-әниләр, укытучылар, укучылар, килгән кунакларның күңелен бер үк вакытта сагышлы да, күңелле дә хисләр биләп алган.

Бәйрәм IV сыйныф укучыларының монтажы, матур җырлары белән башланып китте. Аларны сыйныф җитәкчесе Лилия Фәхретдинова җылы котлады, алга таба укуларында уңышлар теләде. Тантананы дәвам итеп IX сыйныф укучылары мәктәп турында шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Аларны исә сыйныф җитәкчеләре Тәскирә Шәмсетдинова тәбрик итте, имтиханнарын яхшы билгеләренә бирүләрен теләде.

Ниhаять, алан түрендә бәйрәмнең төп сәбәпчеләре - XI сыйныф укучылары. Аларның бәйрәмгә тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора. Чыгышларын алар укытучыларга багышланган шигырьләр, җырлар белән башлап җибәрделәр. Бәйрәм белән укучыларны мәктәп директоры Айрат Ибраһимов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, авыл җирлеге башлыгы Мансур Сахбиев, «Биклән» җитештерү кооперативы рәисе Рафаэль Хамматов котлады, имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортларына керүләрен теләделәр. Бәйрәм белән XI сыйныф укучыларын I сыйныф укучылары да тәбрикләде. Алар hәр укучы турында шигырь сөйләделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Иң оригиналь котлау унберенчеләрнең җитәкчесе Рөстәм Хәйдәровныкы булгандыр. Ул матур теләкләренә кушып, укучыларына татар халык биюен бүләк итте. Бию ахырында XI сыйныф укучылары укытучы абыйлары белән рәхәтләнеп күмәк татар биюе башкардылар. Безнең арабыздан киткән укытучылар Равил Мөбәрәкшин, Тәнзилә Мостафина, Людмила Кузьминаларга багышлап язылган «Сез мәңге истә» (көе hәм сүзләре Рәзинә Сәетгәрәева) җырын башкарганда бик күпләрнең күзләренә яшь килде.

Бәйрәмнең алдагы өлешендә укучыларның парлап вальс әйләнүе ямь өстенә ямь булды. Үзлекләреннән өйрәнеп, искиткеч зур осталык белән башкардылар алар әлеге биюне. Бәйрәм ахырында мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады, ә укучылар иң изге теләкләрен теләп, hавага шарлар очырдылар. Укучыларның бәйрәм программасы Яр Чаллы шәhәренең Җиңү паркында дәвам итте. Аларны затлы лимузинга утыртып, хәерле юл теләп әти-әниләр, укытучылар, кунаклар шәhәргә озатты, дип хәбәр итте безгә Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф соңгы кыңгырау