Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре узган ел белән чагыштырганда күпкә югары

Ниһаять, бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Хәзер кичәге мәктәп укучылары үзләре теләгән уку йортларына документларын тапшыру белән мәшгуль. Ата-аналар һәм укучыларның котын алып торган сынаулар, чынлап та, шулай ук куркынычмы икән? Районыбызда имтиханнан югары балларны кайсы мәктәп җыя алган? Бу балаларны кем әзерләгән? Имтиханнарга соңгы нәтиҗәләр ясалды.

XI сыйныфны барысы - 117, ә IXны - 272 укучы тәмамлады.

Бердәм дәүләт имтиханнары Яңа поселогы мәктәбе базасында оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Күзкәй урта мәктәбе директорының урынбасары Гали Мингалимов билгеләнде. 46 оештыручы арасында тәҗрибәле мөгаллимнәр дә, яшь укытучылар да булды. Һәрбер имтиханда эчке эшләр бүлеге һәм медицина хезмәткәрләре, шулай ук мәгариф бүлеге тарафыннан аккредитация үткән кече сыйныф укучыларының ата-аналарыннан торган икешәр күзәтүче катнашты. Аларның һәрберсе белән аерым аңлату эшләре алып барылды. Имтиханнар уздыру өчен Казаннан дәүләт имтиханнары комиссиясе әгъзалары, ә ике имтиханда исә Контроль һәм кузәтчелек департаменты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә килгән иде.

Бөтен фәннәр буенча иң югары баллны Бәтке (71,7), Кнәз (71,0), Теләнче Тамак (65,3) мәктәпләре җыйды.

Мәҗбүри саналган рус теле буенча имтихан нәтиҗәләре республиканыкыннан югарырак та булды. Бу уңышка Бәтке, Кнәз, Теләнче Тамак, Калмаш, Борды, Круглое Поле, Шилнәбаш, Кече Шилнә мәктәпләре иреште. Математика фәне буенча да югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр бар. Алар арасында - Кнәз, Бәтке, Теләнче Тамак, Калмаш, Борды, Круглое Поле, Иске Абдул, Новотроицк, Шилнәбаш, Түбән Суыксу, Күзкәй, Мәләкәс, Комсомолец, Биклән мәктәпләре.

Мәҗбүри рәвештә бирелгән ике фәннән (рус теле һәм математика) иң югары баллны Кнәз (73,8), Бәтке (71,1), Теләнче Тамак (67,0) мәктәпләре күрсәтте.

Гомумән, бу елны бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләре узган ел белән чагыштырганда күпкә югары. Әйтик, 2012 елда 80нән дә югарырак балл 20 укучы җыйган булса, 2013 елда исә мондый югары күрсәткечләрне 40 укучы күрсәткән. Мисал өчен, Бәтке мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Лысенкова - 5, ә Кнәз мәктәбенең математика укытучысы Гөлнара Сәйфетдинова югары балл җыйган 10 укучыны әзерләгән.

Быел алтын медальләр алучылар саны - 12 (2012 елны - 9), ә көмеш - 7 (2012 елны - 4). Бу да - сөенечле вакыйга. IX сыйныфны тәмамлаган 270 укучы (2 укучы имтиханны авыру сәбәпле традицион формада гына тапшырды) дәүләт йомгаклау аттестациясе үтте. 2013 елда исә имтиханнар саны артты, 4 урынына быел укучылар 5 имтихан бирде. Традицион формада укучылар татар теленнән (176 кеше), физкультурадан (111), сәнгатьтән (40), татар әдәбиятыннан (49), технологиядән (6), тормыш куркынычсызлыгы нигезләреннән (7 кеше) имтихан тапшырды. Яңа формада исә IX сыйныф укучылары 11 фәннән сынау бирде, шул исәптән татар теленнән дә.

IX сыйныфны тәмамлаучылар арасында математикадан 100 процент өлгереш һәм 100 процент сыйфат - Биклән, Боерган, Борды, Калмаш, Калмия, Мусабай-Завод, Түбән Суыксу, Сәмәкәй, Иске Абдул, Иске Дөреш, Күзкәй, Шилнәбаш, Яңа Бүләк мәктәпләрендә.

Дәүләт йомгаклау аттестация формасында уздырылган имтиханнар бу елны Круглое Поле мәктәбе базасында үтте. Аның җитәкчесе итеп мәктәп директоры урынбасары Маргарита Попова билгеләнде. Монда барысы 68 оештыручы, 20 укытучы һәм 8 аккредитация үткән күзәтүчеләр көч куйды. Бөтен укучылар да имтиханнарны уңышлы тапшырып, аттестат алды. Ә 24-28 июнь көннәрендә исә районыбызның бөтен мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды.

Нинди уку йортына керү һәм нинди белгечлек үзләштерү мәсьәләсенә килгәндә, XI сыйныфны тәмамлаучы 93 процент яшүсмер алга таба укуларын югары уку йортында дәвам итәргә уйлый. Шуларның 36 проценты Казан федераль университетын аерып күрсәтә, ә калганнар исә урта махсус белем бирү йортларына керергә ниятли.

IX сыйныфны тәмамлаучы 164 бала махсус урта белем алу максаты белән үз укуларын Яр Чаллыда, Казанда, Түбән Камада, Бөгелмәдә, Минзәләдә дәвам итәргә уйлый. Беренче урынга куйган һөнәрләр арасында эретеп ябыштыручы, автомеханик, станоклар төзәтүче, локомотив машинисты, архитектор, повар-кондитер, модельер, медицина хезмәткәре, чәчтараш кебекләре бар. Барысына да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ