Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белемнәрен сынап карадылар

2-7 март көннәрендә район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарын, 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын биреп карадылар. Алар мәжбүри булган рус теле һәм математикадан, шулай ук үзләре сайлап алган фәннәрдән көчләрен сынады.

Шулай ук Бәтке, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Кече Шилнә, Түбән Суыксу мәктәпләренең 8 һәм 10 сыйныф укучылары да, алда торган имтиханнарга әзерлек кысаларында, белемнәрен тикшереп карады.

9 сыйныфлар сынап карауны Круглое Поле мәктәбендәге имтихан тапшыру пунктында, 11 сыйныфлар исә Яңа поселогында үтте. Яз көне чыгарылыш имтиханнарын да алар шул пунктларга барып тапшырачаклар. Укучылар нәкъ чын имтихандагыча металл эзләүче кабина аша үттеләр, кабинетларда утырганда аларның эшен видеокамера күзәтеп торды. Шулай итеп, бу чыгарылыш сыйныф укучылары өчен психологик әзерлек тә булды. Балалар металл эзләүче кабинаның нәрсә икәнен, нинди таләпләр куелганын аңладылар. Шулай ук имтиханнарда катнашкан 8 һәм 10 сыйныф укучылары да кабина һәм видеокүзәтү аша үттеләр.

Реклама

Хәзер имтихан бирүчеләр нәтиҗәләрне көтәләр. Язгы каникуллар вакытында алар хаталар өстендә эшләргә әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф

2
X