Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларыбызга белемне чын укытучы бирә

Илсөяр Шәрәфиева кебек тырыш, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер затлар бизи тормышны. Мин аның турында бу сүзләрне хезмәттәшем буларак та, балаларымның укытучысы буларак та әйтәм.

Илсөяр Мөнәвировна 1962 елның 4 мартында районыбызның Биклән авылында туа. 1967 елда әтисе Мөнәвир аганы Түбән Суыксу авылына колхоз рәисе итеп билгелиләр. Гаилә өр-яңа йорт, каралты-кура, мунча, шаулап үскән җимеш бакчаларын калдырып күчеп китәргә мәҗбүр була. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе Кифая Касыймовна - укытучы. Тиздән Илсөяр дә укырга керә. Тырышып уку өстенә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша ул: отряд, дружина советы рәисе, комсомол комитеты секретаре, музейда эшли һ.б.

1979 елда мәктәпне тәмамлагач, бернинди икеләнүләрсез әнисе һөнәрен сайлый: Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына рус теле белгечлеге буенча укырга керә. Һәм менә 1984 елдан бирле Түбән Суыксу урта мәктәбендә балаларга рус теле грамматикасының, әдәбиятының серләрен ача. Үз эшенең остасы булуы коры сүзләр генә түгел. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булуы да моның дәлиле түгелме?! Ә бит ирешелгән уңышлар бик күп. Ел саен укучыларны йомгаклау имтиханнарына әзерли, күпме әзерлек, күпме хезмәт, күпме вакыт һәм сабырлык сорый бу эш мөгаллимәдән.

Алай гына да түгел, Илсөяр Мөнәвировна бит әле өч бала анасы да. Тормыш иптәше Айрат белән ике ул, бер кыз үстерделәр. Балалары да, шөкер, моңа кадәр әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр. Кызлары Айгөл белән олы уллары Илшат, югары уку йортларын тәмамлап, инде үз юлларын сайладылар, кече уллары Салават та югары белем ала.

27 ел эшләү дәверендә укучылар күңеленә дөрес юл таба белергә өйрәнгән, ата-аналар белән җылы мөнәсәбәттә эшләүче, авыл халкы арасында абруй казанган хөрмәтле мөгаллимә шушы көннәрдә алтын юбилеен билгеләп үтте. Әле алда яулыйсы яңа үрләр бардыр. Әнә шул максатка ирешүдә уңышлар, рух ныклыгы телибез аңа. Ә ул үрләрне яуларлык һөнәри осталык та, белем-тәҗрибә дә җитәрлек аңарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы белем