Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балачак илендә кунакта булдык

Яңа поселогының "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен 1 июнь көнендә искиткеч матур бәйрәм булды. Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән бакча көне буе балаларның шат авазларыннан, дәртле җырлардан гөрләп торды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар гына түгел, тирә-күршеләр, башлангыч сыйныф укучылары да чакырылган. Олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, мавыктыргыч әкият иленә сәяхәт кылды, уеннарда,...

Яңа поселогының "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен 1 июнь көнендә искиткеч матур бәйрәм булды. Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән бакча көне буе балаларның шат авазларыннан, дәртле җырлардан гөрләп торды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар гына түгел, тирә-күршеләр, башлангыч сыйныф укучылары да чакырылган. Олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, мавыктыргыч әкият иленә сәяхәт кылды, уеннарда, бәйгеләрдә катнашты. Ә әкият илендә нинди генә персонажлар юк! Әнә юл инспекторы юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз дип кисәтә, ә клоуннар сабыйларны гына түгел, әби-бабайларны да көлдерде, нинди генә кызыклы уеннар уйлап тапмадылар. Ә "Күңелле рәссам" балалар белән бергәләп рәсем ясады, иң кечкенәләрне дә, хәтта әбекәйләрне дә кызыктырып, кулларына акбур тоттырды. Ә инде "Җәй патшасы"ның әкият иленә искиткеч матур итеп бизәлгән чып-чын автомобильдә килеп керүе һәммәсен шаккаттырды. Патшабикә үзе бик шаян булып чыкты: балалар белән шау-гөр килеп уйнады, җырлап-биеп күңел ачты.

Көне дә бигрәк матур, кояшлы иде, яңгыр болытлары "куркытыйммы" дигәндәй бераз кабарып карадылар да, күңелле гөрләшкән сабыйларның бәйрәмен өзәргә базмадылар - таралып юкка чыктылар. Ә балаларны яклау көненә багышланган кояшлы бәйрәм әле озак дәвам итте, әкият иленең тылсым-серләр, могҗизалар тулы дөньясыннан кечкенәләр дә, өлкәннәр дә тиз генә китәргә ашыкмады. Чөнки балалар бакчасы тәрбиячеләре оештырган чараларның һәркайсына шушы игелекле, бала җанлы, иҗатка-сәнгатькә гашыйк ханымнарның йөрәк җылысы, шәфкать-мәрхәмәте салынган. Бәйрәмнең тагын бер матур мизгеле - сабыйларның һәркайсына татлы күчтәнәчләр, уенчыклар әзерләнгән иде. Кулларына уенчыгын тотып, кесәләренә тәмнүшкәләр тутырып, бик тә күңелләре булып, әти-әниләре, әбиләре белән җитәкләшеп өйләренә таралышкан бәхетле балаларны тәрбияче апалары елмаеп озатып калды. Әлбәттә, шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен балалар бакчасы мөдире З. Камалиевага, музыка җитәкчесе

Реклама

А. Гаязовага, тәрбиячеләр М. Ахуновага, Г. Гайфиевага, Р. Дәүләтшинага, Л. Сәлаховага, Н. Әхмәтсафинага, Л. Хатыйповага, З. Хәйдәровага олысы-кечесе ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Барлык балаларны бүләкләр белән сөендергән иганәчеләргә: "Гигант" хуҗалыгы җитәкчесе Р. Имамовка, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы А. Измайловага, "Лариса", "Җиләк", "Дуслык" кибетләре директорлары Л.Галиуллинага, Л. Бесединага, Р. Байбулатовага, "СМУ" җитәкчесе Х. Бикиевка, "Саженцы" шәхси предприятиесе җитәкчесе А. Диденкога кылган игелекле гамәлләре мең дә бер савап булып кайтсын. Еллар имин, тыныч, балаларыбыз сәламәт, бәхетле булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы мђгариф мђктђп балалар дљньясы мђктђпчђ тђрбия тђрбиячелђр

2
X