Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ай дәвамында наркотикларга каршы көрәш чаралары барды

Район мәктәпләрендә наркотикларга каршы айлык үтте. Ул көннәрдә мәгариф учреждениеләргә бу теманы үз эченә алган күпләгән чаралар узды. Сыйныф сәгатьләре, спорт ярышлары, район больницасының психиатр-наркологы, прокурор, район Башкарма комитетының яшьләр бүлеге башлыгы, «Шәфкать» үзәге психологлары, авылларның медицина хезмәткәрләре белән очрашулар балаларга күп мәгълүмат бирде. Комсомолец мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Алсу...

Район мәктәпләрендә наркотикларга каршы айлык үтте. Ул көннәрдә мәгариф учреждениеләргә бу теманы үз эченә алган күпләгән чаралар узды. Сыйныф сәгатьләре, спорт ярышлары, район больницасының психиатр-наркологы, прокурор, район Башкарма комитетының яшьләр бүлеге башлыгы, «Шәфкать» үзәге психологлары, авылларның медицина хезмәткәрләре белән очрашулар балаларга күп мәгълүмат бирде. Комсомолец мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Алсу Сәлахова һәм Новотроицкое мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Инзилә Камалова Лаеш районына Татарстанның яшь гражданнары форумында катнаштылар.
Мәктәпләрдә «Укучылар арасында наркоманлыкны кисәтү буенча иң яхшы почмак» дигән конкурс үткәрелде. Анда куелган эшләр арасыннан Бәтке мәктәбе «Иң яхшы стенд», Түбән Суыксу мәктәбе - «Иң күләмле эш», Круглое Поле мәктәбеннән Альбина Перевозчикова - «Балаларның иң яхшы эше», Мәләкәс мәктәбе - «Иң креатив идея», Теләнче Тамак мәктәбе «Иң яхшы реклама щиты» номинацияләрендә җиңүчеләр дип табылды. Калган катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнде. 24 ноябрьдә барлык мәктәпләрдә «Наркотикларсыз тормыш» дип аталган флэшмоб үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф