Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Акчәчәк”тә сәламәтлек атнасы

Теләнче Тамак балалар бакчасында, күптән түгел узган "Сәламәтлек атнасы" кысаларында "Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә" дип исемләнгән мавыктыргыч чара үтте.

Кичә төрле кызыклы уеннарга бик бай булды. Ярышларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә актив катнашты.
Шул уңайдан "Акчәчәк" балалар бакчасында кунакта Норлат шәһәренең курчак театры артистлары булды. Алар балалар өчен "Юынгычта кунакта" дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр. Әкият геройлары аркылы артистлар, шундый оста итеп, балаларга һәрвакыт ашар алдыннан кулларны юарга, җиләк-җимешләрне дә бары тик юып кына ашарга кирәклеге турында сөйләделәр. Сабыйларга чисталык, пөхтәлек булган очракта гына бернинди дә авырулар таралмавын аңлаттылар. Ә күңелле тамаша ахырында, курчак театры геройлары Белмәмеш белән Юынгыч, балаларга тәмле һәм файдалы витаминнар тараттылар.
Мондый бәйрәм ата-аналарга да, нәниләргә дә бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование мәгариф