Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Акчалата бүләккә дәгъва кылучылар елдан-ел арта

"Мәгариф" милли проекты кысаларында РФ Президентының "Иң яхшы укытучыларны бүләкләү" турындагы Указы чыккан иде. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен һәр елны Россия бюджеты субъектларга акча бүлеп бирә. Быел Татарстанга билгеләнгән гомуми акча күләме 5,4 млн сум тәшкил итә. Шулай итеп, бу юлы республиканың иң яхшы 27 педагогы 200әр мең сумлык...

Проект эшли башлаганнан бирле катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Әйтергә кирәк, алдагы елларда андыйлар саны районда дистәгә дә җитми иде. Шулай булса да, район педагоглар коллективының горурланырлыгы бар. 2011 елда, мәсәлән, Бәтке мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Якупова конкурсның барлык этапларын уңышлы үтеп, әлеге призны алучы бәхетлеләр рәтенә эләккән иде. Узган ел Круглое Поленың сынлы сәнгать укытучысы Надежда Гуфранованың, Теләнче Тамак мәктәбенең инглиз теле укытучысы Чулпан Әхмәтшинаның, Комсомолец мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөлия Юнысованың хезмәте аеруча нәтиҗәле дип бәяләнде һәм алар республикадан бирелә торган махсус бүләккә - 30 меңнән 65 мең сумга кадәр акчага ия булдылар.

Быелгы конкурсның беренче этабы узган атнада район хакимиятендә үтте. Ул көнне катнашучылар эшләрен җәмәгать тыңлавына тәкъдим итте. Һәр елдагыча иң активлар рус телле мәктәпләрдә белем бирүчеләр. Бәйгедә Комсомолец мәктәбеннән математика укытучысы Дилүзә Гайниева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә Галимова, химия һәм биология укытучысы Гөлия Юнысова, Шилнәбаштан инглиз теле укытучылары Ольга Хлопунова һәм Эльмира Шәехова, физкультура укытучысы Геннадий Бураев, Кнәз мәктәбеннән математика укытучысы Гөлнара Сәйфетдинова, сынлы сәнгать укытучысы Лилия Хөрмәтуллина, Круглое Поледан информатика укытучысы Маргарита Попова, сынлы сәнгать укытучысы, мәктәп директоры Надежда Гуфранова, Бәткедән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Лысенкова, Новотроицкоедан математика укытучысы Гөлфинә Гусева, Бикләннән инглиз теле укытучысы Алсу Мөбарәкшина, Теләнче Тамактан инглиз теле укытучысы Гөлнара Борһанова, Калмаштан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Тамара Нурисламова, инглиз теле укытучысы Разифа Әскәрова, физкультура укытучысы Салават Габдуллин көчләрен сынадылар.
Педагогларның һәрберсенең эшчәнлеге игътибарга лаек. Үз хезмәтләре дә, укучыларының белеме дә дистәләгән дипломнар, грамоталар белән бәяләнгән. Шунысы үзенчәлекле: быелгы бәйгедә ир-егетләр дә көчләрен сынап карарга уйлаган. Аннары, арада яшьләр дә шактый һәм алар үз эшчәнлекләре турында төгәл, кыска һәм шул ук вакытта кызыклы итеп сөйләп бирә беләләр. Шилнәбаш мәктәбендә күптән түгел генә инглиз теле укыта башлаган Ольга Хлопунованың педагоглык стажы 10 ел гына булуына да карамастан, ул инде бүген педагогик фәннәр кандидаты.
Көчемне сынап карыйм әле дип кенә бәйгедә катнашып булмый. Аның үз шартлары бар. Укытучының үз укыту методикасы булырга тиеш, укытудагы казанышларының соңгы өч елда үсештә булуы кирәк, дәрестән тыш чараларның да югары сыйфатлы булуы шарт. Әлбәттә инде, бүгенге көннең төп таләбе - информацион технологияләрдән курыкмыйча киң файдалану.
Конкурсның икенче этабы Казанда дәвам итәчәк. Хәзер документлар һәм материаллар техник экспертизага җибәрелә. Аннары конкурс комиссиясе иң-иңнәрне сайлап, акчалата бүләккә претендентларны игълан итә. Җиңүчеләр исемлеге уку елы ахырына билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф