Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Ак каен” лагеренда күңелле ял иттек

Иске Дөреш авылы мәктәбендә каникул көннәрендә "Ак каен" сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Ял хезмәт белән үрелеп барды. Балалар мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләделәр, күңелле чаралар оештырылды. Кыскасы, лагерьда узган көннәр балалар күңелендә якты хатирә булып озак саклансын өчен, тәрбиячеләр зур тырышлык күрсәттеләр. Укытучылар Ф. Габсаматова, Р. Фәрхетдинова, Л. Сәйфетдинова, З. Хәлиуллина, Д. Харисова, Г. Хафизова сәламәтләндерү лагеренда 18 көн буена җиде яшьтән алып унике яшькә кадәрге 22 баланың ялын дөрес һәм кызыклы оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр. Балалар бирегә бик теләп йөрделәр. Чөнки аларның ялы үзенчәлекле, эчтәлекле һәм күңелле үтте. Иртәләр зарядка белән башланып, саф һавада төрледән-төрле уеннар оештырдык, табигать кочагына, авылыбыз урманнарына экскурсияләргә бардык. Укучылар шахмат турнирында, җиңел атлетика, бадминтон, волейбол һәм футбол буенча спорт ярышларында да бик теләп катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каникуллар ќђйге ял ќђйге каникуллар ќђйге лагерь