Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җыелдык без учак янына

Шөкер, яңартылган, зәвык белән җиһазланган мәдәният йортыбыз эшли башлады. Бер түбә астында эшләүче авыл китапханәсе дә, ишекләрен киң ачып, бизәнеп-көязләнеп, үз куенына китап сөючеләрне җыйды.

Мин үзем гомерем буе китапханәдә эшләдем һәм аның мохиты, һавасы да якын күңелгә, сөенеп бардым. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхенурова алдан ук клуб оештырырга ниятләве турында хәбәр итеп, киңәшләр-тәкъдимнәр белән килергә кушкан иде. Кызыклы гына фикерләр булды, китапханәче үзе дә махсус программа әзерләгән. Клуб җитәкчесе итеп гомере буе балалар бакчасында эшләгән педагог Хәмдия Акмалова сайланды. Клубка бертавыштан "Учак" дип исем бирдек. Киләчәктә биредә язучылар белән очрашулар, яңа әсәрләр белән танышып фикер алышулар, мәктәп укучыларын төрле һөнәр ияләре белән очраштырулар, клубташларның туган көннәрен, әһәмиятле вакыйгаларны билгеләп үтү һәм башка чаралар күздә тотыла. Кул эшләре осталары, пешекчеләр әзерләгән эшләнмәләр конкурслары да кызыклы булыр дибез. Кыскасы, клубта аралашучан, ялгызлыктан җылы эзләгән, кул эшләренә өйрәнергә теләгән, әдәбият дөньясы белән кызыксынган һәркем үзенә шөгыль табачак. Клуб утырышы һәр пәнҗешәмбедә чәй өстәле янында узачак.

Гомер бер генә килә, инде барыбыз да аның алтын көзенә килеп кердек. Шуңа күрә һәр көннең кадерен белеп, аралашып, бер-беребезгә күңел җылысын биреп яшисе иде. "Учак" клубы нәкъ шул максатны күздә тотып оешты. Хәерле юл, күркәм гамәлләр аңа!
Яңа клуб оешу уңаеннан Хәмдия Акмалова шигырь дә язды.

"Учак" дигән сүздә тирән мәгънә,

Җылы да ул, якты, нурлы да.

Бердәмлек тә, дуслык, татулык та,

Тылсымлы да, моңлы, җырлы да.

Ата-баба, гомерләрен биреп,

Ил учагын, данын яклаган,

Ә малайлар, әкиятләр тыңлап,

Учак ягып, атлар саклаган.

"Хатирә"дән безгә изге мирас,

Булсын шушы гыйлем "Учагы".

Авылыбызның барлык яшен-картын

Чакырып торсын, җәеп кочагын.

Ярыш-бәйге, төрле очрашулар,

Реклама

"Кич утыру", "Нәүрүз", "Сөмбелә",

Оста итеп барсын оештыра

Китапханәчебез Тәнзилә.

Кайберәүләр әйтә: "Китап нигә?"

Интернетка керсәң бар да бар.

Рухи азык өстәп тормаганның

Күңел офыклары була тар.

Кулга китап тотып укуларның

Көче, яме үзгә, тәме башка.

Борынгылар хөрмәт белән әйткән.

Хактыр, диеп, басылган бит ташка.

Китапларда - безнең чал тарих та,

Гореф-гадәт, милли йолалар.

Артып торыр күңел, тел байлыгы,

Китап укысалар балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният мђдђният йорты

2
X